Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Иртәгә, 7 май сәгать көндезге 2дә, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда, Җиңү көненә багышлап, «Без сугышта арысланнан көчлебез…» дип аталган сыйныф сәгате уздырыла.
Музейда уздырыла торган бу чара барышында Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләрнең ТРның Милли музее фондларында саклана торган шәхси әйберләрен күрсәтү күздә тотыла.
Мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) үзе Бөек Ватан сугышында катнашмаса да, аның китаплары, аның шигырьләре ул сугышны узган. Сыйныф сәгатендә Г.Тукайның сугышта булган китаплары да күрсәтеләчәк.
Музей экспозициясендә «Тукай һәм хәзерге заман» залында «Шүрәле» балеты темасы киң һәм тирән яктыртылган. Тамашачылар бу балетның афишасын, спектакль персонажлары костюмнарын, төрле театрлар сәхнәләрендә төшерелгән фотосурәтләрнең күчермәләрен күрә ала. Музейга килүчеләрнең игътибарын «Шүрәле» балеты музыкасы авторы Фәрит Яруллин фотографиясе җәлеп итә. Тукай кебек үк, Фәрит Яруллин да бу балетны беркайчан да күрмәгән. Балетка музыканы композитор сугышка кадәр яза, ләкин «Шүрәле» 1943 елга кадәр, ул һаләк булганчы, янәшәсендә була. 1958 елда «Шүрәле» балеты өчен Ф. Яруллинга, үлгәннән соң, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Ул Тукай бүләге лауреатлары арасында иң беренчесе һәм иң яше була.
ТРның Милли музее фондларында Г.Тукайның 1943 елда чыккан китабы саклана. Бу китап шагыйрь Мөхәммәт Садриныкы, аның белән китап фронт юлларын узган. Китапта М.Садриның автографы да бар. Сугыш тынып торганда ул Тукайны укыган. ТРның Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина бу китапны тамашачыларга күрсәтәчәк. Музейга килүчеләр шулай ук Ватан сугышында һәлак булган татар әдипләре Фатыйх Кәрим һәм Гадел Кутуйның шәхси әйберләрен дә күрерләр. Тукайның якташы, Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Сибгат Хәкимнең мемориаль әйберләрен дә күрсәтеләчәк. С.Хәким сугышка кадәр үк Г.Тукай турында ике поэма яза. Алар - «Пар ат» һәм «Шагыйрьнең балачагы». Г.Тукай музеенда тамашачылар шагыйрьнең бабасы иҗат иткән һәм С.Хәким тарафыннан сугышка кадәр язып алынган шигырьне дә күрә алалар. Музей хезмәткәрләре бу шигырьнең тарихы турында сөйләячәк.
Казан мәктәбе укучылары чакырылган әлеге чара барышында Бөек Ватан сугышы ветераны, «Чаян» журналында күп еллар эшләгән журналист Маннур Саттаров белән дә очрашачак. Сыйныф сәгатендә Фәрит Яруллин турында роман-хроника авторы, язучы Рашат Низамиев, ТРның Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина катнаша. Фәрит Яруллин һәм Муса Җәлил әсәрләрен артистка Гөлнара Хәйруллина башкара.
Г.Тукайның әдәби музее яңалыгы турында “Татар-информ” агентлыгына ТР Милли музее редакция-нәшрият бүлеге – матбугат үзәге хәбәр итә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru