Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр журналына - 90 ел. Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә аның юбилей кичәсе үткәрелде.
Бүген Йолдыз Миңнуллина мөхәррирлегендәге “Ялкын” редакциясе, үзенең балалар һәм яшүсмерләр журналы булуына тугры калып, бәйрәм чарасын да бик үзенчәлекле итеп уздырды. Ул гадәти кичә дә, концерт кына да булмады: юбилейны ике пингвин һәм күгәрчен алып барды, төрле шаярулары белән тамашачының күңелен ачты.
Тантаналы чара барышында “Ел узышчысы”, “Ел мәгърифәтчесе”,”Дүртенче хакимият”, “Мәдәни чараларда иң актив катнашучы”, “XX гасырның иң хәтердә калган сәхифәсе”, “Милләт күзлеге” номинацияләре ияләренә “Ялкын”ны укучы һәм редакция белән актив хезмәттәшлек итүче балалар һәм яшүсмерләр бүләкләр тапшырды. Соңгы номинациядә, мисал өчен, шагыйрь, язучы, халык республика парламенты депутаты Разил Вәлиев җиңеп чыкты. Бүләк алырга чыккач, ул “ялкын”лыларга үзенең теләкләрен дә җиткерде. “Мин 9 ел бу “Ялкын” журналында эшләдем. Мәскәүдән укып кайткач, “Ялкын” редакциясе минем беренче эш урыным иде, беренче мәкаләләремне шунда яза башладым. Беренче язмамның “Тәмамланмаган әкият” дип аталганын хәтерлим. “Ялкын” минем өчен хәзер дә - тәмамланмаган әкият ул. Шуңа да журнал минем өчен бик кадерле”, - диде һәм, журналны юбелее белән котлап, шигырен укып үтте.
Бәйрәмдә “Татмедиа” ААҖның корпоротив үсеш буенча генераль директор урынбасары Сөмбел Таишева, “Татмедиа” ААҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да вәкилләр бар иде.
Шулай ук кичәдә журнал редакциясе үткәргән: ”Колак, тәпи һәм койрык”, “Кыңгыраулы мәктәп өрәкләре”, ”Минем кабатланмас укытучым” конкурсларына йомгак ясалды һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмдә “Yummy Music” музыкантлары тамашачыларга “тере” музыка бүләк итте. Гөлназ Батталова, Зөлфәт Зиннуров, Илшат Хәмәдиев, Илгиз Шәйхразиев, Исмаил, Фирүзә Нур, “Index” бию төркеме дә чыгыш ясады.
Бәйрәм, “Ялкын” журналында төрле елларда эшләп киткән һәм хәзерге вакытта редакциядә хезмәт куючы журналистларның сәхнәдә уртак җыр башкаруы белән тәмамланды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru