Татар мәгарифе порталы
Кырымның Бакчасарай шәһәрендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты филиалы ачылуы көтелә. Бу хакта бүген “Идел буе һәм Кырым татарлары үзтәңгәллеге” темасына үткәрелгән видеокүпер барышында әлеге институт директоры Рафаил Хәкимов хәбәр итте.
“Кырым татарларының тарихын, мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнүче галимнәргә зур ихтыяҗ кичерәбез. Әлеге филиал тарихны тирәнтенрәк һәм җентекләп өйрәнергә мөмкинлек бирер дип ышанам”, - дип белдерде Тарих институты директоры.
Рафаил Хәкимов ассызыклап үткәнчә, Идел буе һәм Кырым татарларын берләштерүче сыйфатларны өйрәнүгә игътибарны юнәлтергә кирәк. “Без бүген тарихта, мәдәниятебездә, телебездәге уртаклыкларны өйрәнүгә йөз тотарга тиешбез. Аермалыкларны түгел, бөтен Ауразияне берләштерүче якларны эзләргә кирәк. Мин Ауразияне славян-төрки-фин симбиозы итеп күз алдына китерәм. Аны башкача аңлап булмый. Безгә бүген Ауразия континентын тудырган тарихи элемтәләрне барларга кирәк”, - дип билгеләп үтте Рафаил Хәкимов.
Тарих институты директоры мәсьәләнең тарихи ягына күз салып: “Кырым Алтын Урда өчен генә түгел, Ауропа өчен дә һәрвакыт мөһим факторларның берсе булды. Урта гасырлар чорында да анда эре сәүдә портлары тотылган. Кырым факторы алга таба да әһәмияткә ия булган”, - диде. Ул билгеләп үткәнчә, Алтын Урда ханлыгы таркалгач та, территорияләр мөстәкыйльгә әверелде, себер татарлары, әстерхан татарларының үз үзенчәлекләре пәйда булды, тик барыбер “татар халкы тарихи һәм генетик күзлектән караганда да бердәм халык”. “Казан һәм Кырым ханлыклары һәрвакыт бердәм булып яшәгән”, - ди Рафаил әфәнде.
Рафаил Хәкимов Татарстанның Әтнә һәм Актаныш районнарында Кырымнан күчеп килгән халык яши торган авыллар барлыгын билгеләп узды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru