Татар мәгарифе порталы
Сез монда
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янындагы ел саен шушы көнне үткәрелә торган Шигърият бәйрәме үткәрелде. Көн салкынча булуга карамастан, бәйрәмгә җыелган халык узган елдагыдан ким түгел иде. Башка еллардагыдан аермалы буларак, быелгы бәйрәмгә, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның чакыруы белән, Кырым татарлары да күпләп килде.
Тантаналы чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китте. Аны “Айгөл” балалар вокаль ансамбленең яшь җырчылары башкарды. Аннан бәйрәмгә җыелган халыкны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан сәламләде. “Бүген зур бәйрәм: Казан бәйрәме, Татарстан бәйрәме, мәдәният бәйрәме”, - дип тезеп китте ул.
Шуннан Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк кую тантанасы башланды. Беренче былып һәйкәл төбенә чәчәкләр кәрзинен ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин урнаштырды, аның артыннан бәйрәмгә килүче башкалар да иярде. Айрат Сибагатуллин халыкка үзенең сәламләү сүзләрен җиткереп, бәйрәм белән котлады һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган 2014 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булучылар турындагы указны укыды. Шуннан соң “Утлы дала” ике томлы тарихи романы өчен бүләкләнүче Ваһит Имамов белән каллиграфик композицияләр сериясе өчен бүләкләнүче Владимир Поповны сәхнә түренә чакырып котладылар. Аларның һәркайсы республика җитәкчелегенә үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Казанның әле яңа гына меңьеллыгын үткәргән идек, узган ел бөтен дөньяны чакырып Универсиада уздырдык. Чит илдә яшәүче халыкларның Татарстанга һәм татар халкына хөрмәте, игътибары артты. Безнең тарихны беләселәре килә башлады. Мин үземнең тарихи романнарым белән халкыбызның данлы, шанлы тарихын күрсәтергә тырышам. Халкыбыз Тукай телебезне югалмасын иде һәм халкыбыз үзенең дәүләтчелеге өчен көрәшне туктатмасын иде. Рәхмәт!” – диде Вахит Имамов.
Попов исә: “Раббыбызның ихтыяры белән булса кирәк, соңгы 20 елда мин рухый өлкәдә, ислам мәдәнияте, шәрык мәдәнияте өлкәсендә иҗат итәм. Дәүләт әгъзалары минем куйган көчемне тәүге тапкыр бәяләделәр. Мөгаен, миңа каллиграфия сәнгатен алга җибәрү өчен бу хезмәтемне башкару йөкләнелгәндер”, - диде.
Быел татарстанлыларны бәйрәм белән тәбрикләргә ТӨРКСОЙ оешмасының Генераль секретаре Дүсән Касеинов та килгән иде. Ул үзенең чыгышын төрек телендә башкарды. Шулай ук Европа-Азия язучылар берлеге рәисе Якуп Өмәруглы, Төркиядә гомер итүче “Кардәш каләмнәр” журналының баш мөхәррире Али Акбаш, Кырымның “Йолдыз” журналы баш мөхәррире Диләвер Османов, Әзәрбәйҗан Язучылар берлеге рәисе Анар Рзаев, Казакъстанның халык шагыйре Толен Абдиков, Балкар язучысы Юруслан Болатов, Чувашстан Язучылар берлеге рәисе Валерий Тургай, Россия Язучылар берлеге идарәсенең оештыру сәркатибе Левон Осепян, үзебезнең узган еллардагы Тукай бүләге лауреаты булган шагыйрьләребез, яшьләр чыгыш ясады.
Якуп Өмәроглу үз чыгышында: “Тукайга, татарларга, Татарстанга машалла! Без Тукай белән, татарлар белән, Татарстан белән горурланабыз. Быел Казан төрки халыкларның мәдәни башкаласы булып игълан ителде. Казан һәрвакыт мәдәният ягыннан төрки халыкларның башкаласы булган. Төрки халыкларның күп китаплары Казанда чыккан”, - дип, милләттәшләребезгә үзенең соклануын һәм мактау сүзләрен яудырды.
Кырымнан килгән Диләвер Османов, нинди генә сәяси үзгәрешләр булуга карамастан, татарларга бердәм булырга кирәклеген, алга таба үзләрендә дә шундый матур әдәби чаралар үткәрергә теләвен җиткерде.
Бәйрәм җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды һәм хорга кушылып, “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru