Татар мәгарифе порталы
Сез монда
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының түгәрәк өстәл залына Республикада “Тоталь диктант – 2014” акциясенең оештыру комитеты һәм әлеге чараны оештыруда катнашучылар җыелышып, әлеге чараны уздырудан алган үз уй-фикерләре белән бүлеште.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин акцияне оештыруда үзләреннән өлеш кертүчеләргә министрның рәхмәт хатларын тапшырды. Рәхмәт хатына ия булучылар исемлегендә 50 кешегә диктант язуда үз мәйданын тәкъдим иткәне һәм оештыруда катнашканы өчен “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы да бар иде. Ә оештыру комитеты “Татар-информ” хезмәткәре Гүзәл Шировага, бу чараны үткәрүдә шәхси ярдәм иткәне өчен, рәхмәтен белдерде.
“Дәүләтнең ике теллелек сәясәтен гамәлгә ашыру – республикабыздагы алдынгы максатларның берсе. Быел Татарстанда үткән “Тоталь диктант” акциясе узган елгыдан җанлырак булды, Республика халкы гына түгел, ММЧ вәкилләре дә быел активрак булды”, - диде Данил Мостафин.
“Тоталь диктант – 2014” акциясенең оештыру комитеты вәкиле Рамил Уразманов “Тоталь диктант - 2014” акциясендә катнашкан иң өлкән катнашучы Эмилия Семеновнага һәм иң яшь катнашучы – Казанның 132нче мәктәбендә 4 сыйныфта укучы Мурад Бакиевка “отличник” сертификатларын тапшырды. Сүз уңаеннан, бүген кич белән Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында да диктант язуда катнашып, отличник булучыларны бүләкләү тантанасы һәм эшләрне кире үзләренә тапшыру чарасы булачак. Үз эшләрен алып, хаталарын күрергә теләүчеләр соңрак ТРның Рус милли-мәдәни җәмгыятенә дә мөрәҗәгать итә алачак.
Түгәрәк өстәл артына җыелучылар арасында диктант текстларын укуда катнашкан танылган телевизион дикторлар Константин Куранов белән Илфат Абдрахманов, тоталь диктант эксперт комиссиясенең рәисе, филология фәннәре кандидаты Елена Колосова, “Казан милли-мәдәни берләшмәсе” җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ирина Александровская һ.б. бар иде.
“Телевидениядә эшләүче кеше буларак, мин рус теленең чүпләнүе, пычрана баруына көн саен тап булам. Мисалга, мин эшкә кергәндә “конкурс” узган идем, ә хәзерге яшьләр “кастинг” үтә”, - дип, рус теле өчен борчылуын белдерде Илфат Абдрахманов.
Ә Ирина Александровская исә, киресенчә, яшьләргә өмет белән каравын әйтте: “Бу Татарстан өчен мөһим вакыйга. Барысы да тиешле югарылыкта үтте. Яшьләребез “грамоталы язу – модада!” шигарена хилафлык китермәделәр. Рус теленең бүгенге халәтенә һәм үсешенә, грамоталы язылышка битараф булмаган инициативалы яшьләребезнең барлыгын күреп сөендек”, - диде ул.
Татарстанда әлеге инициативаны үз өстенә алучы төп кеше – “Navigator Campus” технопаркының җитәкчесе Васил Зәкиев булган. Ул узган ел сентябрьдә Новосибирскида булуын һәм оештыручылар белән аралашканнан соң, “Тоталь диктант”ны Татарстанда да үткәрү идеясе белән яна башлавы хакында сөйләде.
Республикабызда әлеге акциядә Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләр дә актив катнашкан. Республикабызда барлыгы 1321 кеше диктант язган. Казанда исә диктант язуда 782 кеше катнашкан. Узган ел бу сан 449 булган. “Чагыштыру өчен, 1,2 миллион кеше яшәүче Самарада быел 574 кеше катнашкан”, – ди оештыручылар. Ә иң мөһиме – Казанда отличниклар һәм ударниклар саны узган елдагыдан 2 тапкырга артык. Отличниклар саны Россия буенча уртача 3 процент булса, Татарстан башкаласында бу сан 7,7 процентны тәшкил иткән.
“Алексей Ивановның тексты пунктуация мәсәләсендә, чыннан да, катлаулы иде. Татарстанлыларның күпчелегендә хаталар аз булуы бик сөендерде”, – диде КФУда Студентлар һәм аспирантлар берлеген җитәкләүче Олег Туманов.
ТРның Рус милли-мәдәни җәмгыятенең 38 филиалы бар икән. Түбән Камадагы шундый оешманың җитәкчесе Василий Носов: “Рус теле Россия халыкларының аралашу теле булып тора. Новосибирскидагы яшьләр башлап җибәргән бу хәрәкәт киләчәктә дә үсешен дәвам итәр дип ышанасым килә. Акциягә әзерлек барышында республиканың күп районнарында яшәүчеләр бу чарага катнашырга теләк белдерде. Шуңа күрә, киләчәктә оештыру эшләрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы акциянең географик яктан киңәйтүдә ярдәм итсә иде”, - дигән теләген җиткерде.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru