Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • facebook belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • instagram belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада үткәрелә
Гөлназ Талипова
24 апр 2014 - 17:51

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада үткәрелә

Яңалык
Казан

27 апрельдән 1 майга кадәр Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада узачак. Интернет-тест формасындагы сайлап алу туры былтыр декабрьдә булып, беренче турда яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр Казанга җыела, арада тел һәм әдәбиятны иң яхшы белүчеләр ачыклана. Олимпиаданың ачылу тантанасы 28 апрель көнне иртәнге 9да КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында була.

Олимпиаданы оештыручылар ачыклык керткәнчә, татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара сынауларда Россия, Таҗикстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Эстония, Төркия, Бельгия, АКШ, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студент катнашкан, аерым алганда, илебезнең Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикаларыннан, Төмән, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Ульяновск, Сарытау, Киров, Ленинград, Мәскәү, Свердловск, Волгоград, Омск өлкәләреннән, Алтай, Красноярск, Пермь крайларыннан. Шулардан 300е беренче турдан соң Казанга килеп тагын сынау үтәргә сайлап алынган.

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада түбәндәге сынаулар әзерләгән:

- телдән сөйләм конкурсы (чит илдән килгән катнашучылар өчен билетлар буенча);

- язма конкурс (Россия субъектларыннан килгән катнашучылар өчен);

- номинацияләр буенча иҗади конкурс (катнашучылар сайлавы буенча):

а) вокал (татар халык җырлары/татар композиторлары көе);
б) инструменталь жанр (татар халык көйләренә музыкаль композиция/татар классик-композиторы әсәрләрен фортепианода, баянда, милли гармунда, курайда, сорнайда һ.б. музыка уен коралларында уйнау);
в) хореография (татар халык биюләре/халыкчанлык стиле);
г) сәнгатьле сүз (халык эпосы/халык прозасы һәм шигърияте/әдәби-музыкаль композиция);
д) этно-дизайн;

- Олимпиадада катнашучыларның “Минем илем, минем халкым, минем уку йортым” дип аталган презентациясе.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 1021
  • БастыруБастыру

Белем.ру IT-компаниясе

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

“Кеше булып кала бел!” темасына Т. Миңнуллинның “Акбур” хикәясе аша бәйләнешле сөйләм үстерү
Айның иң яхшы ресурсы (Март, 2014) ресурслар
“Кеше булып кала бел!” темасына Т. Миңнуллинның “Акбур”...
Вәлиева Ләйсән Фоат кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- онлайн-кибет, хостинг;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- пластик хирургия;
- агачтан йорт, мунча яисә коттедж;
- тур һәм экскурсияләр.

Бии белмәсәң дә биетә. I. Бию марафоны
9 781 0 Аудио
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
Арыслан баласы һәм ташбака ничек җыр җырлаган
34 058 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020
Лилия Гәрәева сурәте
Татар телен өйрәтү шөгыльләрендә куллану өчен презентацион...
Лилия 24.08.2020

Фикерләр

Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
5f сурәте
Матурлык
5f 13.09.2020 - 12:18
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • конкурслар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

dinara_harisova@mail.ru сурәте
dinara_harisova...
Albina1 сурәте
Albina1
guliya giniatullina сурәте
guliya giniatullina

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2021. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли | Адаптив дизайн-вёрстка: Рузәл Зарипов
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑