Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Соңгы елларда республикада сәләтле балалар өчен интернат тибындагы лицей, гимназия, махсус мәктәпләр челтәре булдыруга аеруча әһәмият бирелә. Хәзер алар шәһәрдә генә түгел, районнарда да ачыла. Яшьләрне бер урынга туплап укыту, интернатлар оештыру отышлымы икән?
“Сәләтле балалар белән эшләү мөһим. Чөнки әлеге яшьләр безнең икътисадны, сәнгатьне, фәнне алга җибәрәчәк”, – диде ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев “Сәләтле балалар өчен инновацион мәгариф челтәрен үстерү” темасына багышланган утырышта. Татарстан мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин белдергәнчә, республикада талантлы балаларны җыйган 16 мәктәп-интернат эшли. Шуларның 9ында тәрбия һәм укыту эшләре татар, рус, инглиз телләрендә башкарыла. Башкалада гына шундый биш белем йорты бар.
Моннан тыш, Казан илкүләм тикшеренүләр техник университет (КАИ) каршында инженерлар әзерли торган лицей-интернат ачу планлаштырыла. Шулай ук татар гимназия-интернаты төзү фикере дә бар. Казанда олимпиадаларга әзерләүче үзәк ачмакчылар. Шуны әйтергә кирәк: мондый төр мәктәпләр булдырганда әти-әниләр, укучылар теләге исәпкә алына. Әйтик, Кама аръягындагы районнардан бер тәкъдим дә булмаган. Министр урынбасары әйтүенчә, бу төр уку йортларының уңышлары төрлечә, рейтинг булдыру алга таба проблемаларны ачыкларга ярдәм итәчәк. Шулай ук “Алгарыш” программасы буенча чит илләрдә укып кайткан “акыллы баш”ларны республикага кайтару, аларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре дә хәл ителә.
– Мәгариф системасында төрле дәрәҗәдәге мәктәпләр булырга тиеш. Әти-әниләргә үзләре теләгән уку йортын сайлау хокукы бирелгән. Сәләтле укучылар өчен махсус мәктәпләр булдыруның гади мәктәпләргә бернинди дә зыяны юк, – ди башкаланың 2 нче лицей-интернаты директоры Илдар Мөхәммәтов. – Сәләтле балалар белән эшләү – бик зур эш ул. Мин моны инклюзив белем белән чагыштырам. Бу очракта өстәмә мөмкинлекләре булган балаларга белем алуны тизләтү өчен шартлар тудырыла. Интернат системасына килгәндә, ул гомер бакый булган. Бездә гади авыл укучылары да укый. Лицейга килгәч, алар шәһәр балаларына караганда яхшырак та укый башлый. Төрле ил, чит илдәге вузларда уку теләге арта. Бу начармыни? Әгәр авылда калган булса, алар күп кенә мөмкинлекләрдән мәхрүм калырга мөмкин. Европа илләрендә дә интернат системасы алга киткән. 6-7 ел элек Россиядән генә 200 мең бала Англия, Америка кебек илләрдә белем ала дигән мәгълүмат укыган идем. Бүген дә баерак әти-әниләр балаларын чит илдә укытырга тырыша. Дөрес итеп оештырганда интернат системасы үзен аклый.
Директор сәләтле балаларны туплаган учреждениеләр өчен республикада грантлар булдыруны кирәк дип саный. Алар бу юнәлештәге федераль грантларда катнаша алмыйлар. “Россия күләмендә сәләтле балаларны барлау программасы эшли. Әмма анда грантлар чикле: ул вуз каршындагы махсус мәктәпләр өчен генә”, – ди ул.
Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбе сәләтле укучылар әзерли торган лицей, гимназияләрдән бер дә ким түгел. Югыйсә укучыларны да сайлап алмыйлар, бөтен теләгән кешегә уку йортының ишекләре ачык. Әмма шуңа да карамастан, югары күрсәткечләргә дә ирешәләр. Узган ел республика буенча олимпиада, имтихан нәтиҗәләре исемлеге буенча 5 нче урынга чыктылар. Узган ел мәктәпне тәмамлаган 88 укучының 37се медальгә лаек булган, 11 укучы 100 балл туплаган. Шунысын да әйтергә кирәк: мәктәптә гаилә мәктәбе эшләп килә. Балалары беренче сыйныфка баручы әти-әниләр өчен 12 сәгатьлек лекцияләр оештырыла.
Мәктәп директоры Вячеслав Парфенов белдергәнчә, һәр бала үзенчә сәләтле, аны ачарга ярдәм итәргә генә кирәк. Укучыларның күләгәдә калу-калмавында укытучының да өлеше зур. “Берәүләр математика, физиканы яхшы белсә, икенчеләр тегү, токарьлык эшенә, биергә, җырларга оста. Математиканы яки башка фәнне белмәгән укучы сәләтсез дигән сүз түгел бит. Сәләтле булмыйча ярамый, дигән шигарьгә таянып эшлибез. Аларга уңышка ирешү өчен җирлек тудырабыз. Физика-математика юнәлешендәге лицейлар булдыру зур шәһәрләр өчен отышлыдыр, әмма кечкенә шәһәрләрдә укучылар туплау проблемалырак”, – ди Вячеслав Викторович.
Республикада талантлы балаларга кагылышлы төрле программалар эшли. Әлеге юнәлеш өчен быел 30 миллион сумнан артык акча каралган. Алдагы еллар белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк дигән сүз бу.
Чыганак: http://vatantat.ru