Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татнетны үстерү фонды ярдәме белән Белем.ру порталы быел инде өченче мәртәбә айның иң яхшы ресурсын ачыклап килә. Безне аеруча иң куандырганы - порталга килә торган ресурсларның саны гына түгел, сыйфаты да арта бара. Укытучылар дәресләрне татар телендә ясалган мультимедиа-ресурслар белән тулыландырып үткәрергә өйрәнеп киләләр, дәресләргә махсус презентацияләр ясыйлар һәм безнең портал аша әлеге хезмәтләре белән башкалар белән дә уртаклашалар. Нәтиҗәдә татар телендә белем бирү өчен интернет челтәрендә файдалы ресурслар саны күбәя, татар телендә сыйфатлы белем бирү мөмкинлекләре арта бара.
Март аенда Белем.ру порталына барлыгы 18 белем бирү ресурсы кабул ителеп урнаштырылды. Аларның барысы өчен дә тавыш бирү мөмкинлеге булдырылды.
Тавыш бирү башка айлар белән чагыштырганда күпкә кызу булды, кемнәрдер тавыш бирүдә катнашырга чакырып дус-ишләренә мөрәҗәгать итте, кемнәрдер бу эшне укучыларына йөкләде. Әмма шуны әйтергә кирәк, әлеге барлык гамәлләр порталның идарә итү панелендә ачык күренеп торалар һәм ресурслар белән таныш булмый торып бирелгән тавышлар да безнең яңартылган платформада күзәтелеп барылалар.
Барлык бу моментларны исәпкә алып без тавыш бирү нәтиҗәләренә корректировка керттек һәм портал редакциясе һәм кулланучылар фикеренчә март аеның иң яхшы ресурсын билгеләдек. Әлеге нәтиҗәләр буенча мартта иң яхшы ресурсны юллаган укытучы - Арча районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы. “Кеше булып кала бел!” темасына Т.Миңнуллинның “Акбур” хикәясе аша бәйләнешле сөйләм үстерү темасына ресурс март аенда иң яхшы ресурс дип танылды (69 тавыш).
Без Ләйсән Фоат кызын чын күңелдән котлыйбыз һәм җиңүчегә порталның сертификаты белән бергә Казандагы кедр фитосаунасына кыйммәтле сертификат тапшырабыз! Сертификатларны килеп алу өчен безнең белән алдан элемтәгә керергә һәм сертификатларны алу көнен билгеләргә кирәк булачак.
Шулай итеп, бәйге-акциябезне дәвам итәбез. Ресурсларны сыйфатлы итеп ясарга тырышыгыз, алар кулланучыларның хуплавына ирешсен һәм укытучыларга эшләрендә файда китерсен, дип теләп калабыз!