Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе елдан БДИның иң җиңел өлеше булып саналган тест өлешен бетерергә җыена. Ведомство җитәкчесе Дмитрий Ливанов сүзләренә караганда, бу үзгәреш этаплап кертеләчәк. Проект авторлары фикеренчә, БДИдагы тест биремнәре укучының белем дәрәҗәсен тиешле дәрәҗәдә күрсәтми. Өстәвенә, “А” өлешендәге биремнәр укучыны фикерләү сәләтеннән дә мәхрүм итә, дип саный алар. БДИ текстын төзүчеләр исә, киресенчә, тест өлешен алып ату БДИ нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясаячак дигән фикердә. Алар кайбер фәннәр буенча имтиханда тест өлешен калдыру яклы. Ничек уйлыйсыз, имтиханның формасын үзгәртү укучының белем дәрәҗәсен объектив рәвештә күрсәтергә ярдәм итәрме?
Илдар Миргалимов, “Мәгариф” журналының баш мөхәррире:
– Имтихан биремнәрендә тест та, инша язу да булырга тиеш. Ә укучыларның белемнәрен бәяләү өчен имтиханны түгел, андагы кимчелекләрне бетерергә кирәк. Иң беренче чиратта, бу – БДИны оештырганда урыннардагы тәртип бозуларны, хилафлыкларны булдырмау, ягъни аны гадел итеп оештыру. Шул ук вакытта тест өлешендәге сорау һәм җавапларны камилрәк формага китерергә кирәк. Хәзерге тест сораулары камил түгел. Кайбер сорауларга ике төрле җавап биреп була. Укучылардан, укытучылардан да еш кына шундый дәгъвалар ишетергә туры килә. Тестларның тагын бер кимчелеге бар. Хәзерге балаларны инде берничә ел алдан шушы тестларны эшләргә әзерлиләр. Уку-укыту процессы, баланың фикерләү рәвеше акрынлап шушы тест формасына яраклаштырыла башлады. Мәктәпләрдә укучылар “әйе” яки “юк” дип кенә җавап бирергә өйрәтелә. Нәтиҗәдә аларда иҗади фикерләү, фикер белдерү осталыгы юкка чыгып бара.
Рәзилә Шәймәрданова, Арча районының Шушмабаш урта мәктәбе директоры:
– Тест өлешен алып ату белем дәрәҗәсен объектив билгеләргә ярдәм итәр димәс идем. Бу яңалык авыл баласына аеруча зур авырлык тудырачак бу яңалык. Ник дигәндә, безнең нәкъ менә шушы тест өлеше ярдәмендә генә балл җыючы укучыларыбыз бар. Чөнки араларында фәнне авырдан үзләштерүче, “өчле“ билгесенә баручылар шактый. Тест өлешен бетерү нәкъ менә аларга авыр булачак. Элеккеге тәртип уңайлырак иде. Бу үзгәреш исә БДИны тагын да катлауландыра. Хәзер БДИның аудиоҗаваплар рәвешендә башкара торган биремнәре дә бар. Ягъни укучы башта инша яза, аннары, каршына микрофон куеп, сорауларга җавап бирә. Тикшерү комиссиясенә ахырдан әнә шул җавап җибәрелә. Кайбер бала башында туган фикерен әйтергә куркып кала. Аңа язып кына җиткерү җиңелрәк. Тора- бара, бәлки, ияләшербез. Ләкин беренче чорда бу үзгәрешкә күнегү бик авыр биреләчәк.
Айгөл Бариева, җырчы:
– Мәктәпне тәмамлаганда без имтиханны билет ярдәмендә тапшыра идек. Безнең замандагы шушы алым, хәзерге БДИлар белән чагыштырганда, дөресрәк булгандыр. Хәзерге мәгариф системасындагы кебек балаларны билгеле бер шаблон системасына яраклаштыру, аның фикерләү сәләтен, индивидуальлеген бетерә. Ата-аналар БДИ форматындагы имтиханнарга күптән каршы инде. Шәхсән без әле бу сынауны үтмәдек. Кызым киләсе елда гына тугызынчы сыйныфны тәмамлый. Шуңа күрә имтиханның тест өлешен бетерүнең яхшымы, начармы икәнлеген төгәл генә әйтә алмыйм. Ләкин бер нәрсә аермачык күзгә ташлана – хәзер балаларның сөйләм теле бик түбән дәрәҗәдә. Моны ата-аналар җыелышында да еш ишетергә туры килә. Алар бар нәрсәне Интернеттан эзләп күнеккән, китап укымыйлар. Шуңа күрә үз фикерләрен телдән җиткерә алмыйлар.
Ләйсән Галимова, Кама Аланы бистәсендәге 1 нче номерлы мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы:
– БДИда тест өлешен бетерүгә каршы түгелмен. Бу үзгәреш укучының белем дәрәҗәсен объектив рәвештә күрсәтәчәк. Тест өлеше бетерелгәч, имтиханда иң катлаулы “В”, “С” өлешләре генә кала. Ә бу биремнәрне башкарып чыгу өчен бик күп укырга, өстәмә әдәбият белән танышырга кирәк. Алар ярдәмендә укучы имтиханда бар булган белемен күрсәтә алачак.
Чыганак: http://vatantat.ru