Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Казанда начар күрүче балаларның “Бармак очларында дөнья” иҗади фестивале була
Гөлназ Талипова
14 апр 2014 - 14:38

Казанда начар күрүче балаларның “Бармак очларында дөнья” иҗади фестивале була

Яңалык
Казан

16-17 нче апрельдә Казанда начар күрүче балаларның “Бармак очларында дөнья” («Мир на кончиках пальцев») 1 нче Идел буе иҗади фестивале була. Гала-концертта Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 140 кеше катнашачак. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткән матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Фестивальнең оештыручысы “Радость детства” хәйрия фонды директоры Гүзәл Садыйкова сүзләренчә, үткән елда “Бармак очларында дөнья-2013” республика фестивале узган, ул зур уңышка ия булган.

“Быел фестивальнең чикләрен киңәйтергә һәм Идел буе төбәгенә чыгарга булдык. Ләкин безгә кайбер чикләүләр кертергә туры килде: һәр төбәктән күп дигәндә 10 катнашучы”, - дип билгеләде ул.

Үткән елның декабреннән фестивальдә катнашучылар сайлап алу турын узган. Нәтиҗәдә, оештыручылар иң яхшы номерлар белән иң яхшы башкаручыларны сайлаган.

“Быел бик сәләтле балалар катнаша. Без фестивальне конкурс буларак уздырырга планлаштырмадык, шуңа күрә балалар үзләренең иҗади мөмкинлекләрендә ярышмый – алар үзләренең сәләтләрен тамашачыга күрсәтә. Иң яхшы башкаручылар һәм коллективлар кыйммәтле бүләкләр алачак”, - дип хәбәр итте фестивальнең режиссеры Марианна Герасимова.

Балалар 7 номинациядә: “Иң яхшы уен кораллары төркеме”, “Иң яхшы уен кораллары солосы”, “Вокал”, “Иң яхшы вокаль ансамбль”, “Иң яхшы нәфис сүз”, “Иң яхшы автор” һәм “Иң яхшы бию коллективы” – үз сәләтләрен күрсәтәчәк.

“Без фестивальгә килгән шигырьләрне укып, таң калдык: балаларның шигырьләре олыларныкына охшаган. Бу балалар авыр тормыш тәҗрибәсенә ия, алар олылар кебек фикер йөртә, һәм олылар кебек акыллы, - дип ассызыклады М.Герасимова. – Мондый балаларга тирәлектә җайлашырга кыен булса да, алар бию хәрәкәтләрен өйрәнә”.

Иҗади номерларның күпчелеге патриотик юнәлештә, Россия тарихы һәм хәзерге дөнья белән бәйле, шуңа күрә фестивальнең темасы – “Минем йортым - Россия”. Фестиваль программасына Туган җиргә мәхәббәт һәм Россия геройлары турында номерлар кертелгән.

Марианна Герасимова сөйләгәнчә, чарада космонавт-сынап караучы булачак, ул “балаларны иң тормышка ашмаслык теләкләрне тормышка ашырырга рухландыра алачак”.

Шулай ук фестивальдә катнашучыларны Паралимпия уеннары чемпионы Ирина Полякова һәм ТР артистлары белән очрашу көтә. Балалар өчен Казан Кремле буйлап экскурсия һәм мастер-класслар оештырыла.

17 нче апрельдә Казанда “Ак Барс” яшьләр үзәгендә начар күрүче балаларның “Бармак очларында дөнья” («Мир на кончиках пальцев») 1 нче Идел буе иҗади фестивале гала-концерты була.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 983
  • БастыруБастыру

Белем радиосы - Радио Белем

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Рәфкать Кәраминең 75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган “Кәрами укулары”
Айның иң яхшы ресурсы (Февраль, 2017) ресурслар
Туган тел көнендә - Тукай телендә
Шәйдуллина Ландыш Камил кызы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- тур һәм экскурсияләр;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках");
- уңайлы рассылка.

Композитор Сара Садыйкова (Музыкаль портрет)
11 020 0 Аудио
Күәмнәрдә минем туган җирем
Күәмнәрдә минем туган җирем
Күәмнәрдә минем туган җирем
8 193 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
1 нче сыйныф Һ хәрефе
Лилия 21.11.2021
Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020

Фикерләр

ch.2610 сурәте
Татар теле
ch.2610 24.05.2021 - 10:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

chulpan.karimova сурәте
chulpan.karimova
Гөлназ Рәшитова сурәте
Гөлназ Рәшитова
Zagider сурәте
Zagider

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2023. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли.
Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру".
Свидетельство о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г.
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑