Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Безнекеләр күршегә керми
Гөлназ Талипова
8 апр 2014 - 16:02

Безнекеләр күршегә керми

Яңалык

Бүген республика мәктәп­ләрендә рус телле балаларга белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларны ничек татарча сөйләште­рер­гә белми баш вата. Замана укытучысына кагыйдә ятлатулар белән генә мавыкмыйча, балаларны аралашырга өйрәтү талә­бе куелган. Шуңа күрә туган тел укытучылары бү­ген актерга әйләнеп бара.

Башкача булмый да. Татар теле дәресләрен ничә ел укытсак та, рус телле укучыларны тиешле дәрәҗәдә татарча сөйләште­рүгә ире­шә алган юк. “Татар теленә өй­рәтү турында ничә ел сөй­ләшсәк тә, проблема кала бирә. Башта әти-әни­ләр­нең ризалашуын көттек. Аннан укытучыларның белеме, методик яктан әзер­леге кебек мәсьәләләрне хәл итә­се булды. Алар төрле бәйге­ләрдә катнашырга, бе­лем­нәрен ка­мил­ләштерергә тырышты. Вәзгыять бераз тотрыкланды кебек. Әмма барыбер күп укучылар татар телен үзләш­терергә теләми­ләр. Монысына тагын укытучы гаепле инде”, – диде Спас районы Никольск мәктә­бе­нең татар теле һәм әдә­бияты укытучысы Галия Га­рәпова КФУда узган туган телләрне үсте­рүгә багышланган конферен­циядә. Укы­­тучы татар сүзлә­рен рус бала­ларының ничек кабул итүен дә мисалга китерде. Ишекне – ишәк, көнь­якны – коньяк, бушны – АКШ Президенты Буш, еракны – Ермак дип... Хаталы язуны да ул дөрес итеп татарча сөй­ләшә алмаудан күрә.
Яшь укытучыларның дә­рес­ләрне кызыклы үткәрүе күзгә ташлана. Казанның 116 нчы мәктәп укытучысы Мин­зилә Бәшәрова рольле уеннар, сорау-җавап формалары, теманы, әйтик, кибет, хастаханә кебек учреж­де­ниеләр аша аңлатырга, мә­каль, шигырь, башваткычларга игътибар би­рергә тырыша. 19 нчы гимназия укытучысы Ләйлә Хәйбулли­на­ның дәрес­ләре дә үзенчә­лекле. Аның укучылары дә­рес вакытында бер-берсе белән әңгәмә үткә­реп кенә калмыйча, урамда, җәмәгать урыннарында төр­ле темаларга репортажлар оештыра. Проект эш­ләре әзерләү, аны яклау, ял вакытларында татар халык җырла­ры җыр­лау, биеп алу алымнары куллана. Бу оч­ракта дәрес­тә һәр укучы катнаша, алар ни дә булса белергә омтыла. 161 нче мәктәпнең туган тел укытучысы Лилия Зарипова уку­чыларының телә­ген анкета, сораштырулар аша билгели. Аның өчен ничә бала­ның өендә, урамда татарча сөй­ләшүе дә мөһим. Нәтиҗәсе бар икән, ул бар нәрсәгә сөе­нә. Ул дәрес­ләрен саф татар телендә генә үт­кәрә икән.

– Безнең укучылар өй эш­ләрендә булышуны сорап күршегә дә керми, туганнарына да шалтыратмый, алар аны дәрестә үт­кәннәргә таянып эшли. Әгәр укытучы дәрестә 45 минут тирен чыгарып эшли икән, ул барыбер нинди дә булса нәтиҗәгә ирешә. Укучыларым олимпиада, бәйгеләрдә җиңү яулый. Дәресләргә килгәндә, идеаль дәреслек юк, алар­ның һәркайсы мәгъ­лүмат би­рә. Нинди генә әсбап белән укытса да, укытучы үз эшенә иҗади якын килергә тиеш, – дип саный 120 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фә­ридә Зәкиева.

Чүпрәле районының Тү­бән Чәке мәктәбе укытучысы Нария Хисмәтуллинага чуаш балаларын укытырга татар теле дәреслекләре җитмәвен белдерде. “Сигез бала ике дә­реслектән укый. Эш дәф­тәрләре юк. Аларны үзем Казаннан табып алып кайтам. Бары 1шәр сәгать татар теле һәм әдәбияты дәресләре каралган. Килә­чәктә аларның санын арттырып булмасмы икән?” – ди ул.
КФУ доценты Николай Максимов, сөйләм калыпка нигезләнеп өйрәтелергә тиеш, дип саный. “Рус баласына татар телен өйрәтергә тели­сең икән, 30 калып бар, мо­ның өчен 700 сүз җитә. Программада язылганча, 1,5 мең дә, 5 мең дә түгел. Әгәр 1-11 нче сыйныфка кадәр шул сүзләрне кулланып, баланы сөйләшергә өйрәтсәк, бөтен бала да татарча сөй­ләшә алачак. Бүген бакчада 162 сүз белеп, аралаша алу таләбе куела. Димәк, мәктәп­тә сүзләрне өйрәнү авырлык тудырмый. Татар телен өйрә­нүче рус телендә сөйләшүче балага хикәя фигыльнең ки­ләчәк заман формаларын өйрә­тергә кирәкми”, – ди Николай Валентинович.

Бөтен укытучы да тырыша, тир түгә. Ә гаеп кемдә соң? Шәһәр мәктәпләрендә барлык укытучы да дәресне татарча алып барамы икән? “Кызганыч, бигрәк тә Казан мәктәпләрендә татар теле дәресләре татарча укытылмый, дигән сүзләр дә ише­тергә туры килә. Укучы татар телен бөтенләй ишетми дигән сүз бу. Андый очракта бернинди дә нәтиҗә булм­ая­чак”, – ди КФУ галимәсе Кадрия Фәтхуллова.

Гомумән алганда, башкалабызда 165 мәктәпнең 40ы татар мәктәбе булып санала. Шуларның 20 сендә татар телендә белем бирелә, ә калганнарында рус төркем­нәре дә бар. Әлегә менә шундый хәлләр...

Чыганак: http://www.vatantat.ru

 
  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 1055
  • БастыруБастыру

Белем радиосы - Радио Белем

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Тирәнәя һаман яралар (ватанпәрвәрлек дәресе)
Айның иң яхшы ресурсы (Апрель, 2015) ресурслар
Тирәнәя һаман яралар (ватанпәрвәрлек дәресе)
Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- тур һәм экскурсияләр;
- Интерактив китап ("Там, на разведанных дорожках");
- уңайлы рассылка.

Җырлап-биеп уйныйбыз - 4 нче диск
16 747 0 Аудио
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы
Гав исемле мәче баласы. Тоташ күңелсезлекләр
38 106 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
1 нче сыйныф Һ хәрефе
Лилия 21.11.2021
Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020

Фикерләр

ch.2610 сурәте
Татар теле
ch.2610 24.05.2021 - 10:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

chulpan.karimova сурәте
chulpan.karimova
Гөлназ Рәшитова сурәте
Гөлназ Рәшитова
Zagider сурәте
Zagider

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2023. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли.
Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру".
Свидетельство о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г.
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑