Татар мәгарифе порталы
Агымдагы елның мартында Татарстан Республикасы Студентлар язы-2014 старт алды. Республиканың студентлар иҗаты фестиваленә заявкалар 10 нчы апрельгә кадәр кабул ителә. Бүгенге көндә өч югары уку йорты заявкаларын инде тапшырган. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында “ТА яшьләре берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе вазифаларын башкаручы Нестан Читая хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе үз программасын беренче булып күрсәткән. Югары уку йортының мәдәни-тәрбия эше буенча проректоры Рөстәм Зарипов ветеринария медицинасы академиясенең өлгер булуы белән горурланды. “Безнең вуз, гадәттә, үз программасын билгеле бер темага спектакль жанрында формалаштыра”, - дип белдерде проректор.
Апрель азагына кадәр барлык уку йортлары үз программаларын жюри хөкеменә тәкъдим итәчәк. 28-30 апрель көннәрендә “Уникс” мәдәният-спорт комплексында профильле юнәлешләр буенча сайлап алу турлары узачак. 6-7 май көннәрендә бүләкләү тантанасы көтелә. Фестиваль 27 нче майда гала-концерт белән тәмамланачак. Республика Студент язы лауреатлары Татарстан данын 15-20 май көннәрендә Тольятти шәһәрендә узачак Россия "Студентлар язы" фестивалендә яклаячак.
Искәртеп узабыз, 2013 нче елда Ульяновскида узган Россия "Студентлар язы-2013" тә Татарстан командасы гомуми зачетта беренче дәрәҗәдәге лауреат исемен яулаган иде. Татарстан студентлары шулай ук “Театр” юнәлешендә Гран-прига лаек булды. Узган елгы конкурста республиканың 10 югары уку йорты студентлары 5 юнәлештә 22 номер белән чыгыш ясады.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru