Татар мәгарифе порталы
Сез монда
1-5 апрель көннәрендә Татарстан Милли музее “Бүләк итү көннәре” оештыра. Озак еллардан бирле уза торган күркәм йолага әверелгән хәйрия проекты музей ачылышына багышланган.
Әлеге акция Милли-мәдәни мирасны саклау һәм музей фондын арттыру, дөньякүләм, Россия, Татарстан тарихын, мәдәниятын пропагандалау җәһәтеннән тормышка ашырыла. 2014 ел – Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы буларак игълан ителде. Музей тупланмасына үз өлешен кертергә теләгән һәркем «Бүләк итү көннәре» акциясендә катнаша ала.
Музейханә хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, аларга бигрәк тә XIX, XX гасыр башындагы костюм комплекслары кызыклы. Төрле халыкларның милли кием элементлары, көнкүреш предметлары (керамик савыт-саба, комганнар), хезмәт кораллары, чүлмәк ясау җайланмасы, урак, чылбыр, кул эшләре һ.б. кабул ителә.
ХVIII–ХХ гасырга караган фарфор һәм пыяла савытлар бүләк итәргә теләүчеләр дә хуплана. ХIХ гасыр уртасы - ХХ ахырында нәшер ителгән балалар әдәбияты, Беренче бөтендөнья сугышы, гражданнар сугышы чорының хәрби киемнәре, документлар да музей галимнәрен кызыксындыра.
Гаилә архивларында СССР чорындагы сәяси репрессиягә каралган документлар, фотосүрәтләр, хатлар сакланса, сез аларны да музейга китерә аласыз. 1940–1970 еллардагы бала кроватьлары, бала бишекләре шулай ук музей фондларында урын алырга мөмкин. Совет чорындагы туй күлмәкләре, шулай ук заманча никах киемнәрен дә бирегә китерә аласыз.
5 апрель көнне бүләкләрдән махсус күргәзмә оештырылачак. Шул ук көнне Милли музей бинасында «Бүләк итү көннәре»нә нәтиҗә дә ясалачак, дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге.
Музей шулай ук иганәчеләр ярдәменнән дә баш тартмый: көнкүреш техникасы, офис җиһазы, компьютер, принтер һ.б. кабул итә. Акция Милли музейдан тыш Боратынский, Бөек Ватан сугышы, К.Насыйри, М.Җәлил, Л.Толстой, Н.Жиһанов, С.Сәйдәш, Г.Тукай, М.Горький, В.Ленин һ.б. ядкәрханәләрдә дә оештырыла.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt