Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татар китабына игътибар арткан. Соңгы вакытта яшьләр татар классикларына мөрәҗәгать итә башлаган. Бу хакта республиканың яшьләр китапханәсе директоры урынбасары Суфия ханым Гатауллина җиткерде.
Кичә Татарстан Мәдәният министрлыгында Мәдәният елы уңаеннан оештырылган очрашуларның чираттагысы булып узды. Сүз китапханәләр тормышы хакында барды.
Мәгълүм булганча, республиканың үз Милли китапханәсе бар. Ул бай тарихка ия. “Казанда яшәгән библиофил һәм туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның 903 исемдәге һәм 1908 томнан, периодик басмалардан торган шәхси коллекциясе хәзерге Милли китапханәнең нигезе булып санала. И.А.Второвның улы Николай Иванович Второв (әдәбиятчы, археолог һәм этнограф) 1844 елда бу коллекцияне, җәмәгать китапханәсе оештыру максаты белән шәһәргә бүләк итә. Бераз соңга калып булса да, 1865 елның 10 (яңа стиль белән – 24) гыйнварында шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла. 1906 елда Казанда яшәүче мөселманнар өчен җәмәгать китапханәсенең аерым бүлеге ачыла һәм шул заманда Россия татарлары арасында мәдәният-мәгърифәт үзәге булып таныла. Бүлекнең башлангыч фондында төрле шәхесләр бүләк иткән 915 исемдәге 1277 том исәпләнә” - дип, Милли китапханә директоры Наил Камбиев тарих битләренә тукталып узды.
- Безнең өчен һәр ел – мәдәният елы, китапханә үз эшчәнлеген һәрвакыт киң һәм нәтиҗәле алып бара, - ди директор. Биредә даими рәвештә тематик цикллар оештырыла. «Кеше һәм мәдәният», «Мәдәният - һәр нәрсәгә башлангыч», сирәк һәм кыйммәтле басмалар күргәзмәләре уздырыла.
Китапханә татар халкы мәдәниятын таныту үзәге булып тора. Мисал итеп композитор Фәрит Яруллинның 100 еллыгы уңаеннан “Татар музыкасы шедеврлары - “Шүрәле” балеты”, “Татарстанның музыкаль мәдәнияты: халык уен кораллары”, “Клара Булатованың музыкадагы тормышы. 100 еллыгына багышлана” һәм башка чараларны китереп була. Видеосалон утырышлары да оештырырга ниялиләр биредә.
Милли китапханә Россия китапханәләре һәм чит илләрдә гомер итүче милләттәшләребез белән дә тыгыз элемтәдә тора, татар китапларын чит төбәкләрдә таратуда да актив эш алып бара. Симферопольдә урнашкан кырым-татар китапханәсе белән дә әлемтәләр ныклы.
Республиканың яшьләр китапханәсе дә заманадан калырга тырышмый. Яшьләрне китапка авызландыру җәһәтеннән төрледән-төрле чаралар үткәрелә. “Укытучылар бездә сыйныф сәгатьләрен оештыра. Яшь рәссамнар белән очрашуларны даими уздырабыз. Аларның күргәзмәләре вакытында мастер-класслар зур уңыш белән үтә. Һәрбер чарага китап күргәзмәсе әзерләнә. Әлбәттә инде, моннан егерме ел элек вакыттагы шикелле китап укучылар ишелеп килми. Ләкин китап алырга килмәсәләр, без үзебез китап белән барырга тырышабыз. Мәктәп китапханәләрендә үз нокталарыбыз бар”, - дип сөйләде Суфия Гатауллина.
Чыганак: http://www.intertat.ru