Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел башкалада инде 15 нче тапкыр уздырылган бәйгедә 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Кызларга татар телен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, сәнгатен яхшы итеп белү таләбе куелган. Камал театры сәхнәсендә җиде кыз финалда көч сынашты. Арада иң сылуын, ягымлысын, уңганын, сөйкемлесен, зирәген, оста итеп бии белүчесен сайладылар. Туташлар арасында, әйтик, 16 нчы гимназия укучысы Әдилә Биктимерова – “Зирәк кыз”, 155 нче мәктәп укучысы Гөлшат Гыйльманова “Уңган кыз” дип табылды. Ә менә шушы сыйфатларның барысын да үзенә туплаган кыз бары тик берәү генә иде. Ул – башкалабызның 2 нче гимназиясендә белем алучы 11 нче сыйныф укучысы Чулпан Фатыйхова. Һәр яктан сәләтле кыз таҗга ия булды. Дөрес, үз осталыкларын тамашачыга тәкъдим иткән кызларның һәр чыгышы югары дәрәҗәдә иде. Шуңа күрә кайберәүләрдә, болар чынлап та мәктәп укучыларымы соң, әллә студентлар, яшь сәнгать белгечләреме, дигән сорау да тумыйча калмады. Бәйге милли рух белән сугарылган, анда аеруча халкыбызның гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәниятенә игътибар бирелде.
Катнашучылар татар телен саклауга карата үз фикерләрен белдерделәр.
Г.Кутуй, Ч.Айтматов, К.Тинчурин әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Бүгенге укучының шулай фикер йөртүе сөендерә, әлбәттә. Әмма чыгышлар мәктәп укучысы өчен артык җитди иде, минемчә. Кызлар төрле хатын-кыз образларын тәкъдим итте, табын артында кунаклар каршылау осталыгын да күрсәттеләр. Бу чара күбрәк сәнгать бәйгесен хәтерләтте. Нәтиҗәдә, җырлый, бии, шигырь сөйли белмәгән кыз татар кызы була алмыймы әллә, дигән сорау туды. Моңа кадәр дә бу бәйгедә җиңү яулаган кызларның күбесе сәнгать юлыннан киткән икән.
– Бер кызның чыгышы өчен дә йөзебез кызарырлык булмады. Камилләрнең камиле, уңганнарның уңганы иде алар. Бу сынау гына түгел, алдагы тормышка әзерләнү дә, – диде жюри әгъзасы Гали Арсланов.
Ә менә җүңүче Чулпан Фатыйхова бәйгегә ничек әзерләнгән, ул нинди хыяллар белән яши, кем булырга хыяллана икән?
– Моңа кадәр гимназиядә “Татар егете”, “Татар кызы” бәйгеләрендә катнашучыларга булышканым булды. Шуңа күрә бәйге тәртибе миңа яхшы таныш иде. Тамчы да курыкмадым, бары тик күңел күтәренкелегеннән бераз гына дулкынландым. Әти-әниемнең сәнгать кешеләре, режиссерлар булуы, кечкенәдән сәхнәгә чыгуның йогынтысыдыр инде бу. Юкка гына театр көнендә тумаганмындыр инде, – ди Чулпан үзе турында.
Аның әтисе Рөстәм мәрхүм икән инде. Әнисе исә “Күчтәнәч” тапшыруының режиссеры – Әлфинур Фатыйхова. “Әни һәрчак башта тыңлый, фикерне белә, аның белән ризалаша, уйланырга урын калдыра”, – ди гаиләдәге төпчек кыз. Татар телен өйрәнү аңа бернинди дә проблема тудырмаган. Алар гаиләдә бары тик татарча сөйләшә, мәктәптә дә шундый ук мохит, ә менә дуслары белән Чулпан ике телдә дә аралаша. Инглиз телен дә белә. “Татар гаиләсендә үстем, татар телен өйрәнәм, халкымның гореф-гадәтләрен бик яратам. Балаларымны да татар рухында тәрбияләячәкмен”, – ди ул, татар булуы белән горурланып. Татар телен яхшы белүдә “Сәләт” лагеренда ял итүнең файдасы бар дип уйлый. Бүген ул “Сәләт” оешмасындагы “Студентлар, укучылар” клубының вице-президенты да әле. Үзен “Яшь ТНВ” тапшыруында сынап караган кызның күңеленә журналистика аеруча якын булып чыккан. Ул язмышын шушы өлкә белән бәйләргә җыена.
Бердәм дәүләт имтиханнары да куркытмый аны. Бары тик математикадан гына репетитор ярдәмендә өйрәнә икән. Укытучыларын да хөрмәт итә. Ә менә үз фикерен генә өстен куеп, башкаларныкына колак салмаганнарны, туган теленә кимсетеп караучыларны яратып бетерми икән.
“Телне үстерү белән бер генә көн түгел, гомер буе шөгыльләнергә кирәк”, – ди ул. Башка кызлар да туган телне сакларга, аның кадерен белергә сүз бирә. Татар теленә өйрәнү өчен җәй көне авылга кайтырга кирәкми, аңа шәһәрдә дә өйрәнеп була, диюче кызлар да бар. Гомумән, кызлар, хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы, туган телне балаларына нәкъ менә алар өйрәтергә тиеш, дип саныйлар. Димәк, алардан яхшы әниләр чыгачак.
Татар кызы өчен саф татар мәктәбендә уку кирәкме? Дөрес, бу очракта Чулпан Фатыйхова шундый гимназиядә укый. Калган кызлар башкалабызның 3, 15, 16, 20 гимназияләре, 54, 55 мәктәпләрендә белем ала. Алар да татар телен яхшы белә. Татарча укып та, Чулпан кебек өч телне белергә, сәләтле, тәрбияле укучы булырга мөмкин бит. Монысы инде татар мәктәбендә укып нәрсәгә ирешеп була дигәннәрнең, бигрәк тә әти-әниләрнең колагына.
Чыганак: http://www.vatantat.ru