Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Чын мирас» журналының март саны дөнья күрде. Журнал фәнни-популяр, әдәби-нәфис басма буларак кыйбласына тугрылык саклаган хәлдә, үз йөзен эзләү җәһәтеннән дә әтрафлы эшчәнлек алып бара.
Быелның гыйнвар азагында «Чын мирас» – кичә,бүген, иртәгә» дип аталган түгәрәк өстәлдә күренекле зыялыларыбыз, каләм әһелләре басманың язмышын уртага салып сөйләштеләр. Мирасыбызны ничек колачларга, ничек халыкка кайтарырга? Сүз әнә шул җитди мәсьәләләр хакында барды. Күренекле галим Марсель ага Әхмәтҗанов болай диде: «1991 елдан бирле чыгып килгән «Мирас» бик зур эш башкарды. Соңыннан гына, редакторның кайбер гаепләре белән, журнал сайлаган юлыннан тайпылып китте. Мираска тирәнрәк керергә кирәк, җәмәгать! Саллы текстологик эшләр кирәк. Әдәбият фәнен күтәргән галимнәр турында да мәкаләләр булырга тиеш».
Мәгълүм булганча, татар милләтенең тулаем мирасын яктыртучы басма тиздән «Безнең мирас» исеме белән дөнья күрәчәк. Басманың баш мөхәррире Ләбиб Лерон әйтүенчә, киләчәктә журнал тагын да үзгәрәчәк. «Леронны баш мөхәррир итеп куйгач, журналыбыз «Чаян»га әйләнеп китмәсме икән? – дип сагаючылар да булды. Ләкин мин бит кирәк чакта җитди дә була беләм», дип Ләбиб әфәнде каләмдәшләрен тынычландыра. Чыннан да, бай тәҗрибә туплаган журналист, байтак китаплар чыгарган талантлы язучы өчен бу өлкә яулый алмас биеклек түгел, әлбәттә.
Редакция эшендә җанлану көтелә.Теге яки бу темаларны яктырткан милли мирас язмаларын әзерләүдән тыш, биредә эшләүче каләм ияләре татар язучыларының, мәдәният әһелләренең архивларын саклаучы туганнары белән дә очрашулар оештырачак. Чөнки мирас байлыгын замана укучыларына түкми-чәчми ирештерүнең нәтиҗәле юлларын барысын да кулланырга кирәк, дип саный мирасчылар.
Шул юнәлешне тотып, басмада рәссамнарыбыз иҗатына да, сәнгать тарихы, фольклор һәм этнография, әдәби мирас һәм бүгенге әдәбиятка та киң урын бирелә. Әйтик, урта гасыр татар мәгърифәтчеләре иҗаты, бүгенге көн татар укучысына кабат килеп ирешә икән, начар түгел бит. «Рисәләи Газизә,» Сөбател Гаҗизин», Шиһаб Мәрҗанинең «Нәзүәтел хак»ларын без ишетеп кенә беләбез. Аларны яхшы сыйфатлы журналдан тулы текстологик вариантын укып, соңыннан шүрлеккә алып куйсак, кайта-кайта аларга мөрәҗәгать итеп торыр идек, мирасның яшәве, халыкка кайтарылуы шул үзе бит инде! Милли асылыбызны кадерләп саклаган бүгенге көндә мирас игътибар үзәгенә чыга.
«Милли матбугат сәхифәләре» дигән рубрика да куандыра. Йөз ел элек милләт ни белән көн иткән? Татар дөньясы ниләр белән кайнаган – бу сорауларга тулы җаваплар табарга мөмкин.
Татар тарихы да күп мәртәбәләр бизәкләп, кыскартылып, тураклап тәкъдим ителә килде. «Безнең мирас» тарихи хәзинәләребезне дә барлый башлады. Әйтик, быелгы 3 нче санда 1905 елгы рус-япон сугышы буенча җанлы материаллар да кызыксынып укыла. Археографик мирасханәләрдә андый язмалар байтак сакланадыр әле.
«Мирасворд» бирелү дә файдалы адым, чөнки зыялы укучыга да ял кирәк. Әнә шулай тынып торган арада зиһен көрмәкләндереп алу өчен бу сәхифә дә үз урынында диясе килә.
Бу – элитар басма. Аны күпсанлы тиражлар җыючы, эстрада йолдызларының нинди ризык яратуы, йә ничә баласы барлыгы белән генә кызыксынган сары матбугат әбүнәчеләре укымас. Алдырып укыса бик шәп булыр иде дә соң... Мондый басмага аларның фикер куәте җитеп бетмәстер. Без мондый саллы, җитди журналны күптән көткән идек. Алдагы елларда да «Безнең мирас» үзенең игелекле кыйбласына тугры калыр һәм татар мәдәниятенә хезмәт итүеннән туктамас дип ышанып калыйк. Хәерле юл сезгә, «Мирас»чылар!
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt