Татар мәгарифе порталы
Сез монда
“Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Татнетны үстерү фонды” ярдәме белән 20 марттан башлап укытучылар һәм теләгән һәркем өчен татар телендә сайт ясау буенча мастер-класслар үткәрә башлый! Язгы каникул чорында Белем.ру укытучылар өчен махсус ташламалар булдырды.
Мастер-класс нидән гыйбарәт?
Үткәрү форматы: индивидуаль консультация/мәгълүмат бирү. Сайт ясарга теләүчеләргә мастер-класста Татнет, HTML, веб-форматлау, веб-дизайн, сайт ясау өчен түләүле һәм бушлай хостинглар, сайтны таныту турында файдалы мәгълүмат биреләчәк. Сайт ясаучыларга сайт төзү этаплары аңлатыла, һәр этапта нинди эшләр башкарырга кирәге күрсәтелә. Үзләре белән алып килгән электрон материалларны һәм оештыручылар тәкъдим иткән яңа мәгълүматларны кулланып, мастер-класста катнашучылар үзләре үз сайтларын (шәхси яисә тематик сайт) төзиләр – сайт структурасын булдыралар, сайтның формаларын һәм дизайнын булдыралар, сайтны мәгълүмат белән тулыландыралар һәм аны башкаларга таныту юнәлешендә эш алып барырга өйрәнәләр.
Катнашучылар саны: мастер-класста 1 яисә 3 кешедән артмаган төркем (мәсәлән, бер мәктәптән 2-3 укытучы берьюлы) катнаша ала.
Үткәрелү урыны һәм вакыты: мастер-класслар “Белем.ру” оешмасы офисында үткәрелә. Мастер-классларны үткәрүче – укытучы-педагог, информатика дәреслекләре һәм күп төрле интернет-проектлар авторы Раил Мәүлет улы Гатауллин. Мастер-классны үткәрү вакыты анда катнашырга теләгән кешеләр тәкъдиме белән иртәнге 9.00 дан алып 17.00 гә кадәр вакыт аралыгында үзара алдан килешенеп билгеләнә. Мастер-класс, эшнең катлаулыгына һәм күләменә карап, 4 сәгатьтән алып 6 сәгатькә кадәр барырга мөмкин.
Мастер-класста катнашу ни өчен отышлы:
Мастер-класс тәмамлаган кеше:
- мастер-класстан әзер сайт авторы буларак кайтып китә;
- мастер-класс узу турында сертификат ала;
- сайт ясау өлкәсендә белемнәргә ия була һәм киләчәктә үз сайтын камилләштерү өстендә эш алып бара ала.
Мастер-класс тәмамлаган кешенең сайты:
- Татнет каталогына өстәлә (http://tatarile.org/catalog);
- “Белем җәүһәрләре” дөньякүләм бәйгесендә (http://konkurs.belem.ru) катнашу хокукына ия була.
Мастер-классларга эләгү өчен нишләргә кирәк?
Мастер-классларда катнашу өчен безнең белән элемтәгә керергә, мастер-классның көнен һәм вакытын билгеләргә кирәк. Һәр катнашучы белән килешү төзелә, күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү оешманың исәп-хисап счетына күчерелә (безналичный расчет).
Мастер-класска килгәндә сайтыгызга урнаштыру өчен кирәк булган текст һәм график материалларны алып килергә онытмагыз!
Элемтә өчен телефоннар:
+7 (843) 264-40-62 (тел./факс),
+7 (903) 305-67-63 (моб.).
Мастер-класста катнашуның бәясе күпме?
Мастер-класста катнашу бәясе: бер кешегә - 5500 сум. Язгы каникул чорында (24-31 март) укытучылар өчен мастер-класслар бер кешегә 4500 сум (!) бәядән үткәреләчәк.
Әзер сайт, сайт ясау өлкәсендә белемнәр һәм моны дәлилли торган сертификат (һәм болар барысы нибары 4500 сумга!!!) сезне киләчәктә тагын да зуррак үрләргә күтәрер, дәрәҗәгезне арттырыр дигән өметтә калабыз!
Сезне безнең мастер-классларда көтеп калабыз!