Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Педагогик вузларда белем алучы студентлар мәктәпнең эчке кухнясын беренче курста укыганда ук өйрәнә башлаячак. Педагогларга өч ел саен белемнәрен күтәреп тору таләбе куела. Казандагы Универсиада авылында укытучыларның белемен күтәрү белән шөгыльләнүче үзәк барлыкка килергә мөмкин.
Соңгы елларда укытучыларны әзерләү, педагогик белем алу өлкәсенә карата тәнкыйть сүзләре еш яңгырады. Әлеге проблемаларны хәл итү өчен Россия Мәгариф министрлыгы укытучылар өчен концепция, стандартлар әзерләде. Аларда мөгаллимнәргә яңа таләпләр куела. Безнең республика да педагогик белемнең сыйфатын арттыруга кереште. Татарстан Дәүләт Советында узган Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының педагогик кадрларны әзерләү һәм аларның белемнәрен күтәрү мәсьәләләренә багышланган утырышында республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов укытучылар әзерләүдәге проблемаларга тукталды. Министр билгеләп үткәнчә, булачак укытучыларның психология-педагогик яктан әзерлеге түбән, тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр, сәләтле укучылар, заманча җиһазлар белән эшләүдә белемнәре җитми, белем бирү стандартлары турында күзаллаулары юк. Шулай ук профильле юнәлешләр буенча да эшләргә өйрәтәсе бар әле. Сыйныф җитәкчесе, тәрбия эшләре һәм нәтиҗәле технологияләрне куллану буенча да әзерлекне яхшырту таләп ителә.
“Педагогик югары уку йорты яки көллият тәмамлаган студентның мәктәпкә нинди әзерлек белән килүе, үз фәнен, заманча технологияләр һәм методиканы, психологик алымнарны куллана белүе мөһим. Укытучыларны яңача әзерләргә кирәк. Соңгы елларда мәктәпләрдә шактый эшләр башкарылды: матди ягы ныгытылды, төзекләндерелде. Көчле укытучылар белән генә көчле мәктәп булачак”, – ди Энгель Нәвапович. Быел вузларны педагогика юнәлеше буенча – 2 меңнән артык, урта һөнәри уку йортларын 700 дән артык белгеч тәмамлый. Республикада барлыгы 1402 укытучыга ихтыяҗ бар. Бу, нигездә, математика, физика һәм башка фән укытучыларына кагыла. Педагог белгечлеге үзләштерүчеләрнең яртысыннан күбесе читтән торып укый. Бу үз, чиратында, комитет рәисе Разил Вәлиевтә белем сыйфаты турында шик уятты. Министр аңлатуынча, әлеге мәсьәлә аларның эшләп укуына бәйле.
Бүген республикада 10 көллият исәпләнә. Көллиятләр дигәндә, 2014 елда Тәтеш педагогика һәм Әлмәт физик культура көллиятләре студентлар кабул итүне туктатачак. Бөгелмә педагогик көллияте – Бөгелмә һөнәри-педагогика, Чистай педагогик көллияте Чистай политехника көллиятенә кушылачак. 2013 елда Арча көллиятендә милли мәктәпләр өчен белгечләр әзерләү буенча ресурс үзәге булдырылган. Быел Минзәлә һәм Казан көллиятләрендә дә шундый үзәкләр оештырылачак.
Укытучыларның хезмәт хакы күтәрелүгә (узган ел республикада уртача хезмәт хакы 30 мең сумнан артып китте) карамастан, яшь укытучыларны мәктәпкә җәлеп итү процессы сүлпәнрәк бара. Баулы, Нурлат, Яңа Чишмә, Минзәлә, Спас районнарында яшь укытучыларга кытлык. 2012 ел белән чагыштырганда, төгәл фән укытучылары ике тапкыр арткан. Дөрес, монда “Безнең яңа укытучы” грантын булдыру да зур роль уйный. Аны откан математика, физика, химия, биология, информатика, технология укытучыларына ай саен 10 мең сум өстәмә акча түләнә. Башка педагоглар өчен әлеге сумма – 7,5 мең сум. 2011 елда әлеге грантны 150 укытучы алган булса, 2013 елда бу сан 290га җиткән. Казан (Идел буе) федераль университеты магистрантлар өчен “Киләчәк укытучысы” проекты булдырган. Җиңүчеләр ике ел дәвамында 10 мең сум акча алачак. Укып бетергәннән соң аларга мәктәптә 3 ел мәҗбүри эшләү шарты куелган.
Республикада педагогик белемне яңарту өлкәсендә ниләр көтелә соң? Һәр укытучы педагогика буенча белем бирү стандартын эшли, уку дәверендә студентларга психология-педагогика дисциплиналары укытыла, әлеге юнәлеш буенча чыгарылыш студентлары өчен фәнни тикшеренүләр эшләрен яклау оештырыла. Студентларны мәктәпкә беренче курстан ук беркетү мәсьәләсен дә хәл итмәкчеләр. Әйтик, 1 нче курста студент укыту барышы белән таныша, 3 нче курста җәйге практика уза, 4 нчедә исә практика сәгатьләре тагын да арта. Республикада ел саен 8 мең укытучы белемен күтәрә. Узган ел квалификация үтү ихтыяҗы булган укытучыларның электрон базасы булдырылган. Быел 15 меңнән артык укытучы белемен күтәрәчәк. Чаллы социаль-педагогик технология һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мостафинаны кайбер укытучыларның квалификацияләрен, белемнәрен күтәрү зарурлыгын аңлап җиткермәве борчый. Яңа “Мәгариф турында”гы закон буенча укытучыларны әзерләү белән теләсә кайсы мәгариф оешмасы шөгыльләнә ала, бу эш аккредитация таләп итми. Әмма оешмаларның моңа тиешенчә әзер булмавы укытучыларның белемен ныгытуга зыян китермәскә тиеш.
Вузларда татарча укыту буенча проблемаларны да хәл итәсе бар. Татар мәктәпләре өчен укытучылар җитми. Бу – белгечләргә булган ихтыяҗның 15-20 процентын тәшкил итә. Вузларда бары тик физика-информатика, математика юнәлешләрендә генә татарча укытыла. Татар төркемнәре ачу, дәүләт телләрен белгән педагоглар әзерләү бурычы куела. Бу уңайдан КФУга гариза бирелгән. Төрле фәннәрдән татарча дәреслекләр, рус-татар-инглиз телләрендә терминологик сүзлекләр эшләнә.
“Мәгарифсез киләчәк юк, ә мәгариф укытучылардан башка үсә алмый”, – ди Разил Вәлиев. Депутат балаларны тәрбияләү һәм укытучы һөнәренә хөрмәт балалар бакчасыннан ук башланырга тиеш, дигән фикердә тора. Депутат Наил Вәлиев Совет заманындагы белем бирүгә кайтырга тәкъдим итә. 140 еллык Казан гуманитар-педагогика университетын КФУга кушу, педагогик көллиятләрне берләштерү педагогик белем бирү системасына зыян сала дип саный.
Чыганак: http://vatantat.ru