Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Матбугатта 2014 елда Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенә дәгъва кылуга тәкъдим ителгәннәр исемлеге чыкты. Бу исемлеккә кергән шәхесләрне беләбезме? Быел бу бәхеткә кемнәр лаек булыр? Гаделлек җиңәрме, әллә...
Иң элек исемлеккә күз салыйк:
1. Булатова Клара Гариф кызы (шагыйрә)
2. Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы (шагыйрә)
3. Ильясов Рафаэль Зарип улы (җырчы)
4. Имамов Вахит Шәех улы (язучы, “Утлы дала” романы өчен)
5. Вәлиәхмәтов Фән Гавис улы (җырчы)
6. Самакаев Илгизәр Майбер улы (рәссам, “Сара Садыйкова”, “Юрий Никулин” портретлары өчен)
7. Сибагатуллин Фатих Сәүбан улы
8. Сладковский Александр Витальевич (Татарстан композиторлары антологиясе өчен)
9. Попов Владимир Александрович
Флера Гыйззәтуллина бу бүләкне 2012 елда алырга дәгъва кылган иде, тик аны ул чакта нык рәнҗеттеләр: бу премияне бирмәделәр.
2013 елда Клара Булатова белән шундый ук хәл булган иде, аны да бүләксез калдырдылар. Быел икесен дә исемлеккә керткәннәр. Кемнәрнеңдер оятларына көч килгәндер, мөгаен. Гомер буе татар шигъриятен үстерүгә көч куйган бу шагыйрәләребез чын-чынлап лаек бу бүләккә. Алар эшләгәннең чиреген дә эшләмәгән кешеләр алып бетерде инде аны.
Быел бу исемлеккә тарихи романнар язучы һәм озак еллар буе “Мәйдан” журналын җитәкләүче Вахит Имамовны кертеп тә бик дөрес эшләгәннәр. Ул моңа күптән лаек, чөнки татар тарихының башкалар кагылмаган өлкәләрен сурәтләп язган романнары татар милләтенә бик тә кирәк. Вахит – үз сүзен курыкмыйча әйтә торган намуслы шәхес.
Рафаэль абый Ильясов – татар моңының чын сандугачы, дисәм, бер дә арттыру булмас. Халыкны сәгатьләр буе авызына каратып тота алган мондый затлы җырчылар бик сирәк. Халыкка бушлай концертлар күрсәтеп, зур хезмәт куючы хөрмәтле җырчыларыбызның берсе бит ул. Тиздән микрофоннан башка җырлый да алмаган һәм татар җырына берни дә өлеш кертмәгән “йолдыз”ларга да тага башларлар Тукай премиясен. Исән-сау вакытларында Рафаэль Ильясов кебек чын йолдызларыбызны хөрмәтли алсак иде.
Ике портрет язган өчен дә (Самакаев Илгизәр, җитмәсә, рәссамнарның Бакый Урманчы исемендәге үз премияләре бар), энциклопедияләрдә тулып яткан мәгълүматларны җыеп, композиторлар турында китап (антология) чыгарган өчен дә (Сладковский Александр) тарата башласак бу премияләрне, аның рухи-тәрбияви кыйммәте бөтенләй югалмасмы? Татарга Тукайның 5 томлыгын әзерләп биргән мәрхүм Рашат абый Гайнанов кебек зыялы галимнәргә дә бирелмәгән бит ул премия. Менә кемнәргә бирергә кирәк иде ул премияне. Хәзер бер антология төзеп тә шуңа өметләнәләр. Адәм хурлыгы. Коллегалар, газета-журналларга үз фикеребезне языйк. Безнең республикабыз эчендә чын гаделлек булсын иде.
Чыганак: http://tarkhanova.ru