Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бу елның февраль ае башында Белем.ру порталы Татнетны үстерү фонды һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт театры белән берлектә “Айның иң яхшы электрон белем-тәрбия ресурсы” дип исемләнгән бәйге-акция үткәрү традициясен башлап җибәргән иде. Әлеге акция кысаларында кулланучылардан килгән файдалы белем бирү ресурслары тикшерү узып порталга урнаштырылалар, ә кулланучылар, тавыш биреп алар арасыннан иң яхшы ресурсны билгелиләр.
Тавыш бирү һәр айның беренче көннәрендә башлана, ике атна дәвам итә һәм ай уртасында кулланучылар фикере буенча иң яхшы дип саналган ресурс билгеләнә.
Гыйнвар аенда порталга урнаштыру өчен барлыгы 9 электрон ресурс кабул ителеп алынган һәм редакцияләнеп урнаштырылган иде. Ике атна дәвам иткән сораштыру нәтиҗәләре буенча гыйнвар аеның иң яхшы ресурсы исеменә Сарман районы Җәлил бистәсенең 2 санлы урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйдуллина Ландыш Камил кызы юллаган “Киләчәк – бүгенге көн ул” (укыту-тәрбия эшендә Р.Фәхреддин мирасын файдалану буенча эш тәҗрибәсеннән) мәкаләсе лаек булды.
Ландыш Камил кызы Шәйдуллинаны без әлеге җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Җиңүчене махсус сертификат һәм Г.Камал татар дәүләт театрына ике кешелек чакыру билеты көтә! Бүләкне оештыручылардан үзегезгә уңайлы вакытта алдан хәбәр итеп килеп ала аласыз.
Ә бәйге-акция дәвам итә! Март аеның уртасында без сезне февраль аеның иң яхшы белем-тәрбия ресурсы белән таныштырырбыз! Бәйге-акциядә катнашу өчен порталга ресурсларны belem@belem.ru адресына юлларга кирәк! Февраль аенда килгән ресурслар арасыннан портал редакциясе бәйге-акциядә катнашырга лаеклы ресурсларны сайлап алыначак, алар өчен тавыш бирү март аеның беренче көннәрендә башланып китәчәк!
Әлеге бәйге-акция ай саен уздырыла. Ел ахырында исә оештыручылар 12 иң яхшы ай ресурсы арасыннан “Ел ресурсы”н ачыклауны оештырырга исәпли.