Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Казанда, Татарстанда беренче балалар хосписы төзелешендә ярдәм итү өчен, ТР Дәүләт симфоник оркестрының хәйрия концерты булды. Акция нәтиҗәсендә 3 млн. 465 мең 590 сум җыелган, алар Анжела Вавилова Фондына биреләчәк.
Бу үзенчәлекле концерт булды, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы сәхнәсендә профессиональ артистлар гына түгел, ә Казан мэры Илсур Метшин да чыгыш ясады. Ул Г.Камал исемендәге театр актрисасы Нәфисә Хәйруллина белән Петр Чайковский музыкасына һәм Мариус Петип либреттосына “Щелкунчик” симфоник әкиятен башкарды.
Симфоник оркестр Казанда хоспис төзелешенә ярдәм итү концертын инде дүртенче тапкыр уздыра, һәм бу музыкантлар өчен яхшы традициягә әйләнгән.
“Казан мэры бу проектта артист, бу концертка аерым абруй бирә торган гына түгел, ә барлык җитәкчеләребезнең игътибарын моның бик мөһим эшчәнлек булуына юнәлдерүче кеше буларак чыгыш ясый”, - диде маэстро Александр Сладковский, Илсур Метшинга рәхмәт әйтеп.
ТР Дәүләт симфоник оркестры концертларында, гадәттә, урыннар булмый, бу юлы да шулай булды. Кунаклар арасында шәһәр халкы гына түгел, ә республика җитәкчелеге вәкилләре дә булды. Залда балалар да бар иде, чөнки әкият балалар өчен иде һәм концерт Халыкара онкологик авыру балалар көненә багышланды.
Экраннарда ике яктан совет чорының “Щелкунчик” әкияте өлешләре күрсәтелде. Шулай ук концертта Казан хореография училищесы студентлары катнашты.
Илсур Метшин үз бурычын бик яхшы башкарды, уку манерасы профессиональ актриса Нәфисә Хәйруллина техникасыннан аерылса да. Мэр журналистлар белән очрашуда белдергәнчә, ул дулкынланудан тавышын утырткан. Ул бик тырышып әзерләнгән – белгечләр белән сөйләмен кабатлаган, репетицияләрдә катнашкан.
“Дулкынланам дип әйтсәм, берни дә әйтмәдем була! Шәһәр Думасында хисап сессиясе алдыннан дулкынлану әзрәк, чөнки, мөгаен, бу эшне белгәнгәдер. Бу тапшырып бетермәс хис, мин аны, сәхнәдә буларак, беренче тапкыр кичерәм. Сәхнәләрдә төрле вазыйфаларда беренче тапкыр булмасам да”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы.
Ул сөйләгәнчә, концертта чыгыш ясарга тәкъдим көтелмәгән булган. Ул бик озак уйлаган, якыннары белән киңәшләшкән, һәм нәкъ менә гаиләсенең фикере хәлиткеч булган.
Концерт тәмамлангач, сәхнәгә Анжела Вавилова Фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов чыкты, аңа 3 млн. 465 мең 590 сумлык сертификат тапшырдылар. Бу акчалар, хоспис төзелешен тәмамлау өчен, җитмәячәк, тагын 70 млн.сум кирәк, ләкин хоспис, тамчыдан күл җыелган кебек, битараф булмаган кешеләр ярдәмендә ачылачак. Моннан тыш, Александр Сладковский сәхнәдән оркестрның мондый хәйрия концертларын ахырга кадәр уздырачагын вәгъдә итте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru