Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Чаллы мәктәпләре тиздән тәҗрибә мәйданына әвереләчәк. Биредә Татарстанда беренчеләрдән булып мәктәп карталарын сынарга карар кылганнар. Укучылар аның ярдәмендә мәктәпкә керә, транспортта йөргән, ашханәдә ашаган өчен түли алачак.
2009 елдан Татарстанда гамәлгә кертелгән “Электрон мәгариф” системасында бүгенге көндә 900 меңнән артык кулланучы исәпләнә. Республикабызның барлык мәктәпләрендә электрон көндәлекләр һәм журналлар актив кулланыла. Ата-аналар исә үз балаларының билгеләре турында SMSлар аша (барлыгы шундый 30 миллион “хат” җибәрелгән) хәбәрдар булып тора.
2020 елга исә “Татарстанда электрон мәгариф”тә кулланучылар исәбен 1,15 миллион кешегә җиткерергә ниятлиләр. Системага яңалыклар кертү дә күздә тотыла. Әйтик, инде быел Чаллы гомуми белем бирү учреждениеләрендә “Мәктәп картасы” дигән проект тормышка ашырыла башлый.
Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов cүзләренчә, моңа кадәр охшаш электрон системалар республикабызның төрле районнарында кулланылган, әмма тулы күләмдә түгел. Чаллыда исә картаны комплекслы куллану проекты кертеләчәк.
Хәзерге вакытта бу башлангычны гамәлгә ашыру өчен җиһазлар сатып алына. Укытучыларга NFS технологияле планшетлар яки мобиль җайлаланмалар кирәк булачак. Алар ярдәмендә укучының дәрескә килү-килмәве теркәлеп барачак. Бу мәгълүмат автомат рәвештә электрон журналда чагылыш табачак. Мәктәпкә керү өчен исә укучыга картаны хәтта портфеленнән дә чыгарып тору кирәк түгел.
Чаллы мәктәпләре тәҗрибәсе уңышлы дип табылса, мәктәп картасы Татарстанның барлык белем бирү учреждениеләрендә таралыш алачак. Моның өчен 90 миллион сум таләп ителәчәк дип исәпләп тә чыгарганнар инде. Әмма чыгымнарның яртысын банк-партнер үз өстенә алыр дип көтелә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt