Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Россия чаңгы юлы-2014» чаңгы ярышлары илебездә 2 февральдә үк рәсми старт алды. Әмма Татарстан җирлегенә килеп урнашкан суыклар республикабызда бу спорт бәйрәмен бер атнага кичектерергә мәҗбүр иттте.
Хәер, кайбер районнар исә чаңгыга узган якшәмбедә дә баса алмаган – шул ук һава шартлары комачаулаган икән. Нәтиҗәдә, 14 районда ярышлар киләсе ялларга күчерелгән.
9 февраль көнне Казан һәм республиканың 31 район халкы массакүләм чаңгы ярышларына чыкты. Бу көнне барлыгы 95 мең кеше саф һавада актив ял иткән, күңел ачкан, көч сынашкан дип исәпләп чыгарганнар. Кызганычка, бер төркем районнар күркәм традициягә әйләнеп килгән әлеге спорт чарасына кушыла алмаган. Көнчыгыш районнарда суыкларның “йомшамавы” “Чаңгы юлы”н үткәрергә мөмкинлек бирмәгән.
Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Нурлат, Сарман, Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Югары Ослан, Менделеевски, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән районнары ярышлардан читтә калган. Әмма быел бу районнарда чаңгы бәйрәме барыбер уздырылачак. 15-16 февраль көннәрендә биредә нинди генә һава торышы күзәтелмәсен, “Чаңгы юлы” барыбер узачак, дип белдерде Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының массакүләм спорт һәм физик культура бүлеге башлыгы Станислав Андреев.
Барлыгы исә “Россия чаңгы юлы - 2014” ярышларының республикакүләм этабында 145 мең тирәсе катнашучы булыр дип көтелә. Станислав Андреев билгеләп киткәнчә, республикабызда спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Шуңа да төрле спорт төрләренә карата кызыксыну да елдан-ел арта гына бара. Бүгенге көндә республикабызда яшәүчеләрнең 32 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә дигән саннар да әйтелде.
“Чаңгы юлы” ярышларына да халык елдан-ел күбрәк агыла. Быел, әйтик, катнашучылар арасында 3,5 яшьтәге балалардан алып 80гә җиткән өлкән буын кешеләре дә катнашкан. Үзләре чаңгыга басмыйча, ярышларны карарга, күңел ачарга, кышкы бәйрәм мохитенә чумарга дип килүчеләр дә күп булган.
Чыганак: http://intertat.ru/tt