Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Соңгы ике елда мәгърифәтче-педагог, фольклорчы-әдип Зариф Мөэминовның биографиясен, иҗат мирасын барлау, һәм аны әдәби эшкәртү белән шөгыльләндем. Бүген бу эшнең беренче этабы тәмам, кулъязманы аерым китап итеп бастырып чыгару эшенә керешергә була. Китапны, автор үзе искәрткәнчә, «Маҗара» дип атадым һәм, чыннан да, әгәр китапка дөнья күрү насыйп булса, үзе бер могҗиза, искиткеч маҗара, гаҗәеп хәл.
Җыентыкка тупланган язмаларның авторы – Мөэминов Әхмәтзариф Әхмәтлатыйф улы. Мөслим районы Октябрь авылында яшәгән фольклорчы-мөгаллим. 1893 елда туган (кайбер чыганакларда – 1855 ел. – Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1988. – Б.400), 1966 елда вафат булган. Исеме «Татар энциклопедиясе сүзлеге»нә кергән. Аның турында: «Әкиятче, 1939-1941 елларда Татарстан Халык Комиссарлары каршындагы Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтына 50дән артык әкият туплап җибәргән. Аларның күпчелеге халык авыз иҗаты җыентыкларында басылып чыкты», – диелгән. (Исем-фамилиясе кыскартылып, үзе тарафыннан да, «Татар халык иҗаты» җыентыкларында да Зариф Мөэминов дип күрсәтелә. Без дә шушы әдәби тәхәллүсне калдырырга булдык.) Икенче чыганак – «Без – Мөслим балалары» китабы (автор-төзүчесе якташыбыз, язучы Флүр Баһаветдинов. Казан: «Идел-Пресс» нәшрияты, 2006. – Б.416-417). Зариф Мөэминовны моннан ярты гасырлар элек үк ишеткәнем дә, хәтта... күргәнем дә бар иде. Укымышлы зат, мөгаллим, гомере буе татар халык авыз иҗатын өйрәнгән, туплаган, җае чыккан саен, Казанга, Тел, әдәбият һәм тарих институтына җибәргән, анда эшләгән фольклорчы-галимнәрне яхшы белгән. «Татар халык иҗаты» җыентыкларындагы беренче чыганакларга – 1938 ел, соңгыларына 1948 ел дип куйган. Әле аннан соң да тынгысыз мөгаллим бу эшен туктатмагандыр. Зариф Мөэминов бигрәк тә күренекле фольклорчы-галим Хәмит Ярми белән эшлекле мөнәсәбәттә булган. Чыганаклардан күренгәнчә, 1941, 1948 елларда Хәмит Ярми фольклорчы дусты Зариф Мөэминовтан шактый әкият, бәет, җыр, мәкаль-әйтем, табышмаклар язып алган.
Безнең якта аны Зариф абзый яки «Әкиятче бабай» дип йөртәләр иде. Ул яшәгән, озак еллар укыткан, мөгаллимлек иткән авыл – Мөслим районы Октябрь (1940 елга кадәр Теләнче атамасы белән йөргән, төбәктәге борынгы авылларның берсе) мин туып-үскән Әмәкәй авылыннан сигез чакрым чамасы ераклыкта. Теләнчедә туган-тумачаларыбыз бар иде. Әмәкәй, заманында волость үзәге, базарлы, ярминкәле зур авыл булган. Әле мин кечкенә вакытта да һәр атнада базар була иде, базар көннәрендә (якшәмбе булгандыр инде ул) Теләнчедән кем дә булса безгә кермичә китми иде. Ул вакытта аралашу өчен хәзерге мөмкинлекләр юк, очрашкач, һәр ике як бер-берсенә авылдагы барлык яңалыкларны, искә алырлык эш-вакыйгаларны тезеп чыгалар иде. Әлеге сөйләшүләр вакытында, әңгәмәгә ихлас бирелгән өлкәннәр, тирәләренә сырышып, һәр сүзне күңеленә сеңдереп торучы алты-җиде яшьлек малай – мин барлыгын исләренә алып та карамаганнардыр, билгеле. Мондый әңгәмә вакытында Зариф абзый исеме дә телгә алынгалый, ул йә Казанга, зур кешеләр янына барып кайткан, йә аны кемдер Уфага чакырып хат юллаган, атна буе йөреп, бер капчык китап төяп кайтуы хакында сөйләп, аның зирәклегенә, тапкырлыгына, җорлыгына мөкиббән булып утыралар иде. Аның янына тирә-яктан киңәшкә дип килүчеләрнең өзелмәгәнен дә ишетеп белә идем. Хәзер инде бөтенләй онытылып беткән искиткеч күркәм йола-гадәт бар иде татар халкында – дөнья күргән, белекле кешегә, ниндидер катлаулы хәлдән чыгу юлын эзләп, киңәш сорап мөрәҗәгать итү иде ул. Халыкта аны кыскача «киңәшкә килү» дип атаганнар. Бер-бер кешенең чишеп-ерып чыгасы шактый катлаулы эше алга килеп басса, шушы туган мәсьәләләр хакында сөйләшеп, фикерләшү, олпат затның мәсьәләгә карата төпле сүзен ишетү өчен, «киңәш-табыш итүче» янына хәтта ерак-ерак аралардан да килеп чыкканнар. Истәлекләргә караганда, «Әкиятче бабай» шундый абруйлы кеше булган.
Язмалардан күренгәнчә, язмыш Зариф бабайга бик үк миһербанлык күрсәтмәгән. Күп илләр, җирләр гизәргә, күптән-күп җәфалар күрергә, җәбер-золымнар да кичәргә туры килгән. Бу хакта «Без – Мөслим балалары» китабында түбәндәге мәгълүматлар бар: «Австрия-Венгрия территориясендә Зариф Мөэминов әсирлеккә эләгә. Монда ул башка әсир татарлардан ишеткән халык әкиятләрен язып ала башлый. Әсирләрдән җыелган әкиятләр берничә дәфтәр тәшкил итә... Әсирләрне Сараево шәһәренә күчергән вакытта тентеп, әкиятләр тупланган дәфтәрләрне дә табалар һәм Зарифтан алалар. Ләкин әкиятләр югалмый, чөнки аларның күбесе әкиятченең башында була, ул аларны яттан белә. Әкиятләрнең бер өлешен Зариф, күрәсең, авыл картларыннан ишетеп, Бөек Ватан сугышына кадәр язып ала. Дәфтәрләргә шулай итеп Исмәгыйль карт, Латыйп бабай, Габдрахман агай, Габделҗәлил карт, Йосыф карт Хәлилов, Шакир Закировлардан ишетелгән әкиятләр керә». Әкиятләр шактый туплангач, ул аларны Казанга юллый. Әлеге үрнәкләр белән танышкан Гомәр Бәширов әкиятче Зариф Мөэминов эшенә югары бәя бирә.
Зариф ага озак еллар туган авылы Теләнчедә балалар укыта. Октябрь революциясеннән соң авылның беренче укытучыларыннан санала. Ул дәвердә укытучыларны бер авылдан икенчесенә күчерү тәртибе була. Шуңа күрә, истәлекләргә караганда, Зариф Мөэминов Теләнчедә өзеклекләр белән 1919-1927 һәм 1937-1948 елларда мөгаллимлек итә. 1943-1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Ул – өч сугышта катнашкан, ил, халык язмышындагы барлык фаҗигаләрнең, сынаулы елларның турыдан-туры шаһиты булган солдат-әдип. Сугыштан кайткач, укытучылык эшен дәвам итә. Туган авылында гына да унҗиде ел балаларга белем бирә. Тагын кайсы авылларда укыткандыр, анысын ачыклау киләчәк эше (Зариф аганың әдәби мирасын өйрәнү чорында, безнең кулда аның тормыш юлын сурәтләгән язма материаллар юк иде. Октябрь авылына кайтып, сораштырып йөрүләремнең дә файдасы аз булды. Әмма 2013 елның гыйнвар ахырында Октябрь авылында яшәүче Фәрит Гыймранов миңа Зариф ага Мөэминовның үз кулы белән язылган «Тәрҗемәи хәл» исемле язмасын китереп тапшырды. Кулдан эшләнгән калын гына дәфтәрдә ике автобиографик материал бар иде. Берсе – тәрҗемәи хәленең шактый тулы варианты, икенчесе кыскачарак язылган. Болар Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор секторы белгече, галим Хәмит Ярми үтенече белән язылган булырга тиешләр. Шушы ук дәфтәрдә Зариф Мөэминовның хәлфәлек иткән чорында кайсы авылдан кайсы шәкертләргә белем биргәне дә җентекләп теркәлгән. Бу кулъязмалар озак еллар дәвамында З.Мөэминовның авылдашы, әлеге авылда озак еллар муллалык вазифасын башкарган Сәрвәретдин бабай Баһауов архивында, чормада сакланган. Фәрит Гыймрановка язмаларны Сәрвәретдин бабайның оныгы Мөнир тапшырган. Соңыннан Зариф бабайның улы Нәкый абыйның улы Илфак миңа бабасының үзләрендә сакланган архивын тапшырды. Алар югалмаган, үз сәгатьләре сугуын тыныч кына көтеп ятканнар икән).
Чыганак: http://matbugat.ru