Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Тиздән Сөембикә образын Казан сәхнәсендә күрергә мөмкин булачак. К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында танылган язучы, драматург Мәдинә Маликованың “Сөембикә” әсәре куелачак.
Театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин уңышлы “Гамлет”тан соң, Шекспир әсәрләрендә сурәтләнгән мәкер һәм хәйләле вакыйгаларга аваздаш чорга - XVI гасырдагы милли тарихыбызга мөрәҗәгать итәргә ниятләгән. Әсәр режиссер кулына күптән килеп кергән, аның темасы, вакыйгалар агышы һәм теле үзенә җәлеп иткән. Сәхнәгә әсәр “Соңгы риваять” исеме белән куела.
Драмада Казан ханлыгы чорындагы хәйлә-мәкер һәм фетнәле вакыйгалар сүрәтләнә. Хәзерге заманга аваздаш булуы белән күпләрнең игътибарын җәлеп итәчәк тарихи әсәрдә 1550 ел вакыйгалары, Казан ханлыгы чоры, андагы кешеләр тормышы тасвирланачак. Сөембикәне патшабикә буларак кына түгел, ә беренче чиратта кеше, шәхес буларак күрергә мөмкин булачак, дип ышандыра режиссер.
Рәшит Заһидуллин белдергәнчә: “Хан тәхетен кулга төшерү - эчке һәм тышкы дошманнарның төп максаты! Тик аларның хыялларын тормышка ашыру юлында бары бер генә киртә бар - тәхеттә горур Сөембикә утыра! Йомшак холыклы, әмма көчле рухлы, бәхетсез, ләкин сынауларга бирешмәс ханбикә мәңге кешеләр йөрәгендә урын алачак адымга барып, Казан ханлыгының соңгы риваятенә әвереләнә....”.
Драматург Мәдинә Маликова: “Пьеса дистә еллар элек язылган иде инде. “Сөембикә” әсәре татар режиссерларын ул чагында ук кызыксындырган. Автор буларак та әсәрне шәхсән үзем бик мавыгып яздым. Заманында сәхнәдә куелмавы гына күңелемдә яра булып уелып калган иде. Сөембикә - минем өчен бөек шәхес. Клеопатра белән чагыштырып карасак, безнең Сөембикә күпкә өстенрәк. Әсәрдә бәрелеш Явыз Иван белән түгел, Зөя каласын булдыруда зур роль уйнаган Серебрянный белән булган бәрелешләр тасвирлана. Сөембикәнең бер йомшак ягы – ул бик әхлаклы һәм гаделлеккә ышана торган саф намуслы хатын. Явыз Иванны ике тапкыр Казан яныннан куып җибәрә. Аны ачктан-ачык көрәштә түгел, ә астыртын көрәш нәтиҗәсендә генә буйсындыра алганнар”.
Автор әсәрдә Сөембикә мәхәббәтенә артык басым ясамый, әмма яшьләр арасындагы мәхәббәт темасы шактый калку бирелә.Сөембикәне бөеклеккә күтәргән яшерен сер дә нәкъ менә Тинчурин сәхнәсендә ачылачак. Күп мәртәбәләр телгә алынган әлеге пьесаның Тинчурин театрында куелуы үзе үк инде тарихи вакыйга булыр дип көтелә.
“Соңгы риваять” драмасында Татарстанның атказанган артистлары: Сәлим Мифтахов, Лилия Мәхмүтова, Гөлназ Нәүмәтова, артистлар: Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Алмаз Фәтхуллин, Артём Пискунов, Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Илназ Гыймалетдинов һ.б.уйный. Тарихи образлар өчен театрда дистәләгән купшы костюмнар тегелә (костюмнар буенча рәссам Наталья Пачкова). Сәхнә әсәре күмәк күренешләргә дә бай булачак. Сугыш сәхнәләрен Марсель Зиннәтуллин куя, композитор - Радик Сәлимов.
“Соңгы риваять” спектакльнең премьерасы 27 һәм 28 февраль көннәрендә була.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt