Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле Белем.ру порталы кулланучылары!
Без Татнетны үстерү фонды ярдәме белән Белем.ру порталында яңа акцияләребезне һәм бәйгеләребезне башлап җибәрәбез! Сезне иң беренче акция белән таныштырабыз!
Белем.ру, иң беренче чиратта - файдалы ресурслар порталы! Андагы ресурслар саны тиздән меңнән артып китәчәк. Ресурслар саны белән беррәттән безне ресурсларның сыйфаты да кызыксындыра. Шушы уңайдан без ай саен "Айның иң яхшы ресурсы"н билгели башлыйбыз.
"Айның иң яхшы ресурсы" авторы булу өчен нишләргә соң?! Моның өчен тәрбиячеләр һәм укытучылар, студентлар һәм мәктәп укучылары порталга урнаштырырга үзләренең дәрес эшкәртмәләрен яисә фәнни хезмәтләрен юллыйлар (порталга ресурслар belem@belem.ru адресы буенча кабул ителә). Әлеге ресурслар тикшерелеп порталга урнаштырыла баралар. Белем.ру редакторлары әлеге хезмәтләр арасыннан аеруча сыйфатлы дип санаган 5-10 ресурсны тавыш бирүгә куя. Белем.ру кулланучылары әлеге ресурслар белән танышып чыгалар һәм үзләренә ошаган ресурс өчен тавыш бирәләр. Сораштыру төгәл 2 атна дәвам итә. Иң күп тавыш алган ресурс авторына "Татнетны үстерү фонды"ннан махсус бүләк тапшырыла (гыйнвар аеның иң яхшы ресурсы өчен махсус бүләк - Г.Камал исемендәге татар дәүләт театрына ике кешелек билет)!
Сезгә гыйнвар аенда кабул ителгән һәм порталның ресурслар базасына урнаштырылган 9 ресурсны тәкъдим итәбез: http://belem.ru/best_01_14. Иң элек ресурслар белән танышып чыгыгыз (http://belem.ru/resources), аннары иң яхшы дип тапкан ресурс өчен үз тавышыгызны бирегез!
Татар телендәге сыйфатлы ресурсларны һәм аларның авторларын башкаларга да танытыйк!!!