Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Универсиада концепциясе буенча 18 спорт объекты Татарстанның югары уку йортларына бирелгән. Шул рәвешле, 70 меңләп студент уку урыныннан ерак түгел генә җирдә физик тәрбия һәм спорт белән шөгыльләнә. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының йомгаклау коллегиясендә министр Рафис Борһанов хәбәр итте.
Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусында узган утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, FINA башкарма директоры Корнель Маркулеску, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников һәм башкалар катнашты.
Рафис Борһанов билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда Татарстанда даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче студентлар саны 25 проценттан 71,5 процентка кадәр арткан. “Шулай да, әлегә без Татарстан Президентының, студентлар барысы да 100 процент дәрәҗәдә спорт белән шөгыльләнергә тиеш, дигән бурычын үтәүгә ирешмәдек. Ә моның өчен барлык шартлар да бар”, - дип ассызыклады министр.
Бүгенге көндә республикада студентлар даирәсендә футбол, баскетбол, хоккей, волейбол лигалары актив үсеш ала. Әлеге спорт төрләре буенча Татарстанның 27 югары һәм 48 махсус урта уку йортында студент командалары бар.
Рафис Борһанов сүзләреннән аңлашылганча, 2011 нче елдан министрлык республиканың әйдәп баручы вузлары белән килешүләр төзегән, алар кысаларында спорт клублары эшчәнлегенә нигез салына. Билгеле, бу клубларда штат берәмлекләре каралган, аларның спорт эшчәнлеге финанс ятан да тәэмин ителә. “Бүген югары уку йортларында шундый 14 клуб гамәлдә, безнең бурыч – һәр вузда спорт студент клублары булдыру”, - дип ассызыклады Рафис Борһанов.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru