Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Моңа кадәр кабул ителгән телләр турындагы дәүләт программалары тиешенчә эшләмәде, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Узган ел октябрь аенда “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кабул ителде. Документның яңалыгы нидә? Кимчелекләр исәпкә алынганмы? Дәүләт Советында журналистларга аның асылын аңлаттылар.
– Моңа кадәрге программаның иң зур кимчелеге – аны гамәлгә ашыру механизмының камил булмавында. Аны һәр министрлык үзенчә контрольдә тота иде. Безнең Хөкүмәт каршында “Телләр турында”гы Законны тормышка ашыру буенча совет бар, аның җитәкчесе – ТР Премьер-министры Илдар Халиков, мин исә – урынбасар. Әмма совет ике ел элек кенә оешты. Без һәрвакыт, әгәр программа кабул ителгән икән, аны тормышка ашыру механизмы булдырылырга тиеш, дип кабатлап килдек. Бу юлы тәкъдимне искә алдылар. Иң беренче чиратта, төп күзәтче оешма булып ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тора. Анда иҗтимагый совет оештырыла. Һәр министрлык нинди бурыч алуы, аны ничек үтәве һәм үтәячәге турында совет каршында җавап тотачак. Совет исә квартал саен Хөкүмәткә хисап бирәчәк. Минемчә, бу бик тә әйбәт механизм. Беренче чиратта, программаның иң зур уңышы – аны финанслау арту булса, икенчесе – гамәлгә ашыру юллары эшләү, – ди Татарстан Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев “ВТ” хәбәрчесенә.
Чыннан да, элеккеге программага 10 елга бары тик 124 миллион бирелгән булса, яңасына 7 елга 1 миллиард 84,2 миллион сум каралган. Бу – 9 тапкыр күбрәк дигән сүз. Шуның 167 миллионы быел тотылачак.
Күпмилләтле Татарстанда 170тән артык милләт вәкиле яши. Һәр халык Конституция, Закон буенча туган теленә хөрмәт таләп итә ала һәм мөмкинлеккә карап туган телләрендә укыту хокукына ия. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, хәлебез начар түгел. Әмма проблемалар да бар. Мәсәлән, милли мәктәпләрдә, әйтик, удмурт мәктәбендә укучылар рус, татар, чит телләрне һәм үз туган телен өйрәнергә тиеш. Ә моның өчен сәгатьләр санын каян алырга? Дөрес, телләрнең барысы да укытыла, әмма тулы күләмдә түгел. Чит төбәкләрдәге милләттәшләребезгә туган телләрен, гореф-гадәтләрен сакларга ярдәм итүгә килгәндә, программада моңа урын бирелә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгындагы милли бүлек идарә итеп үзгәртелде. Ул читтә яшәүче татарлар белән элемтәләрне ныгытырга, аларның проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк. Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнарын татарча бирү мөмкинлеге булмау безнең файдага түгел. Татар теле һәм татар телендә язылган дәреслекләр, ягъни 51 басма федераль исемлеккә кертелсен өчен бүген экспертиза үтә. Әлегә дәгъвалар күренми. Республикада балалар бакчасыннан вузларга кадәр туган телләрне, бигрәк тә татар телен өйрәтү буенча тәмамланган цикл юк. Бакча, мәктәпләрдә шактый эшләнә, ләкин вузларда 2,5 процент фән генә татар телендә укытыла. ТР Дәүләт Советы комитет утырышларының берсен КФУда шушы проблемага багышлап уздырмакчы була.
Дәүләт, муниципаль органнар югарылыгында программа тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмады. Мәсәлән, киңәшмә, конференцияләр ике телдә үткәрелергә тиеш диелсә дә, моңа ирешә алмадык. Күпчелек районнарда синхрон тәрҗемә заллары юк. Министрлыкларның сайтлары татарча эшләнсә дә, яңалыклар рус вариантына караганда соңга кала, оперативлык җитеп бетми. Закон кабул ителсә дә, күп кенә закон актлары кабул ителмәгән. “Телләр турында”гы Законда ике телне белүче белгечләргә 15 процент өстәмә түләү каралган. Әмма закон актлары булмаганга, законның бу маддәсе эшләмәгән. Яңа программада исә 15 процент өстәмә дигән нәрсә юк. Бу ике телне дә мәҗбүри белү дигән таләп кую кешенең иреген кыса дигән аклануларга бәйле. Әмма моның белән генә туктап калырга ярамый. Беренче чиратта, кайсы өлкәләрдә эшләүче кешеләр ике телне белергә тиеш, дигән исемлекне булдыру зарур. Шул ук вакытта татар телен сертификацияләүне кертү яхшы адым. Соңгы вакытта КФУда оештырылган татар теле курсларына йөрүчеләрнең саны арту күңелле хәл. Меңнән артык кешенең яртысыннан күбесе – башка милләт кешеләре.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин әйтүенчә, февраль аенда “юл картасы” расланырга тиеш. Шуннан чыгып, кайсы оешмага нинди эш йөкләнәчәге, чараларга күпме акча каралачагы, ирешү юллары ачыклана. Билгеле булганча, программаны тормышка ашыруга барлык министрлыклар да үз өлешен кертәчәк. Шулай ук халык та, журналистлар да битараф булмаска тиеш. Нәрсә эшләдегез, программа телләр үсешен нинди баскычка күтәрде, дигән сорауга җавап табу мөмкин булачак. Бу юлы хәлләр бик җитдигә охшаган.
Чыганак: http://www.vatantat.ru