Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2013 елда милли мәгариф системасын камилләштерү министрлыкның өстенлекле юнәлешләренең берсе булган. Ел дәвамында моңа кадәр җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булган һәм еш кына тәнкыйть утына тотылган шактый проблемалы мәсьәләләр уңай чишелеш тапкан. Бүген бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елга нәтиҗәләр чыгару һәм агымдагы елга максат-бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Татар теле һәм әдәбияты буенча якынча программалар, рус телле төркемнәр өчен татар әдәбияты буенча дәреслекләр һәм хрестоматияләр линияләре эшләнгән.
Татарстанда һәм республикадан читтә татар телен өйрәнергә теләүчеләр белдерүчеләр өчен “Ана теле” дистанцион тел өйрәнү проекты гамәлгә кертелде. “Әлеге мөһим проектны тормышка ашыруда ярдәм күрсәткән өчен, без Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка, республикабыз Хөкүмәтенә олы рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Хәзер безнең алда әлеге ресурсны нәтиҗәле файдалану тора. Без аны мәктәпкәчә белем учреждениеләре тәрбиячеләрен укыту өчен актив кулланачакбыз”, - диде министр.
“Эшләнгән эшләр шактый, әмма милли мәгариф системасында әле хәл итәсе җитди проблемалар да күп”, - дип, Э.Фәттахов уку елы барышында татар телендә белем бирү оешмаларының эшчәнлеге өйрәнелүен, республикадагы 39 татар гимназиясенең эшчәнлеге контрольгә алынуын хәбәр итте. “Аларның исеме җисеменә туры килергә тиеш”, - дип саный ул.
Министр фикеренчә, милли мәктәпләрдә укыту һәм тәрбия процессын туган телдә оештыру һәм аның сыйфаты өчен беренче чиратта мәктәп директорлары җаваплы. Әмма район һәм шәһәрдәге белем бирүнең торышы өчен, гамәлгә куючы буларак, тулаем мәгариф җитәкчеләре җавап бирә, ди Э.Фәттахов.
Милли мәгариф өлкәсендәге тагын бер яңалык шуннан гыйбарәт: татар телендә белем һәм тәрбия бирүче мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында белем бирүнең сыфатын яхшырту, бу юнәлештә дәвамчанлыкны саклау һәм уңай тәҗрибәне тарату өчен шартлар тудыру максатыннан, һәр муниципаль берәмлектә милли мәгарифне үстерү буенча ресурс үзәге, татар телендә белем һәм тәрбия бирүче төп балалар бакчалары, татар телендә белем бирүче төп инновацион белем бирү оешмаларын оештыру турында карар кабул ителгән.
“Шунысын да искә төшереп китәм: без муниципаль мәгариф органнары алдында дәүләт телләрен өйрәнү буенча мәсьәләләрнең зур бер өлешен бик иртә, шул ук вакытта нәтиҗәле дә булган вакытка – мәктәпкәчә чорга күчерү бурычын куйдык. Монда программаларның дәвамчанлыгы тәэмин ителергә тиеш”, - диде министр.
Милли мәгариф буенча ресурс үзәге итеп билгеләнгән Арча педагогика көллиятенә зур өметләр баглана. 2014 елда Минзәлә педагогика көллиятен дә шундый ресурс үзәге итеп үзгәртү бурычы куелган.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
Фикерләр
qdb
3 Февраль, 2014 - 21:43
Permalink
нишләп егэ ны судка бирмиләр?
нишләп егэ ны судка бирмиләр? аны мәгариф министрлыгындагылар эшли алмыймы? егэ теле россия конституциясенә каршы килә. законнарны һәм приказларны судка биргәндә конституцион судка бирәсе. бу конституция суды сайтында язылган. нишләп а. камалова аны югары судка я аңарчы башка судка биргән - мин белмим.
9 класстагы гиа шулай конституцияга һәм шуңа өстәп мәгариф законына да каршы килә.