Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Түрәләребез реформа сүзен үз итте булса кирәк. Соңгы елларда әле бер өлкәдә, әле икенчесендә үзгәртеп корулар булып кына тора. Мәгариф системасында көч куючыларны яңалыклар белән бигрәк тә еш “сөендерәләр”.
Чынлап та, әлеге тармакта яңа кагыйдәләргә ияләшеп кенә барганда, инде башкалары гамәлгә кертелә башлый. Якын арада белем бирү тармагын чираттагы реформа көтә. Бу юлы үзгәрешләр мөгаллимнәрне әзерләүгә кагылачак.
Белүебезчә, 2012 елдан башлап илдәге югары уку йортларының эшчәнлеген бик нык тикшерә, нәтиҗәлелеген ачыклый башладылар. Педагоглар әзерләүче уку йортларында белем сыйфаты түбән булу да нәкъ шул вакытта дәлилләнде. 2012 елда әлеге юнәлеш буенча дәүләт вузлары һәм филиалларының 70тән артык проценты нәтиҗәсез эшли дип табылган иде. Узган елгы тикшерүләр дә сөенеч өстәмәгән - хәлләр элеккечә яхшылардан түгел.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик уку йортларындагы вәзгыятьтән канәгатьсезлеген белдерә. Укытучылар әзерләү тиешле дәрәҗәдә түгел, педагогик белем бирү системасы кризис кичерә, ди чиновниклар. Шуңа күрә министрлык педагогларны яңача әзерләүне күздә тоткан яңа проект эшләгән.
Билгеле, педагогик белем бирү өлкәсендәге вәзгыять инде бик күптәннән сораулар уята иде. Бу төр уку йортларына, нигездә, башка вузларга укырга керергә өметен өзгән, йомшак белемле абитуриентларның килүен һәркем белә бит. Алар диплом өчен укый да, мәктәп бусагасын атларга ашыкмый. Балалар укытырга алынганы исә тиешле дәрәҗәдәге белем бирергә сәләтле түгел. Дөрес, мөгаллим һөнәрен күңел кушуы буенча сайлаган, чын-чынлап сәләтле егет-кызлар да юк түгел. Әмма, ни генә дисәң дә, андыйлар бик аз шул.
Якын киләчәктә мәктәпләргә чын-чынлап талантлы мөгаллимнәр килә башлар дигән өмет бар үзе. Соңгы вакытта бу өлкәдә көч куючыларны бик нык кайгырталар бит. Ниһаять, укытучы һөнәренең абруен үстерүгә ирешеп киләләр кебек, хезмәтләрен акчалата да тиешенчә бәяли башладылар. Димәк, диплом булсын өчен генә педагогик югары уку йортларына керүчеләр кимер дигән ышаныч бар.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, мәктәпләргә эшкә баручы яшь укытучыларның саны 64 проценттан 76 процентка арткан инде. Әмма бу гына мәктәпкә көчле укытучылар килә башлаган дигән сүз түгел. Мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен хезмәт хакын арттыру гына җитми, билгеле. Педагогларны әзерләү ысуллары яңарырга, заман таләпләренә яраклаштырылырга тиеш, дип саныйлар Россия мәгариф министрлыгында.
Яңа проектта нинди үзгәрешләр кертергә тәкъдим тиелә соң? Студентларның күңелен уку елларында ук мәктәпкә беркетергә ниятлиләр түрәләребез. Мәгълүм булганча, бүген педагогик уку йортларында белем алучы студентларга укытучылыкта үзен сынап карау мөмкинлекләре бик аз. Нәтиҗәдә, вуз тәмамлаучылар булачак һөнәрен “томанлы” күзаллый. Шуңа күрә дә мәктәпкә укытырга килгән яшь мөгаллимнәрнең саллы өлеше бер-ике елдан үз һөнәрен ташлый.
Киләчәктә исә төп басым студентларның мәктәпләрдә практика үтүенә ясалачак, теория өлешен исә киметү күздә тотыла. Укытучылар әзерли торган вузлардагы бер төркем кафедраларны яхшы мәктәпләргә күчерергә, практика үткән өчен студентларга акча түләргә дигән тәкъдимнәр дә бар.
Реформа проекты 2014-2017 елларга исәпләнгән һәм ике этапта үтәчәк дип уйланыла. Башта бу программа 17-25 югары уку йортында тәҗрибә рәвешендә кулланылачак. Шуннан соң гына концепция бөтен педуниверситетлар системасын колачлаячак.
Резедә Мөхәммәтшина, Казан федераль университетының рус әдәбияты һәм белем бирү методикасы кафедрасы профессоры
Педагогик уку йортларына “йомшак” белемле укучылар килә дигән калыплашкан фикер әле дә яши. Әмма соңгы вакытта вәзгыять үзгәрә бара. Мөгаллим һөнәрен аңлы рәвештә белемле, югары баллар туплаган егет-кызлар сайлый башлады. Соңгы вакытта мөгаллимнәрнең хезмәт хакы артуы моңа зур этәргеч булды.
Бүген укытучылар әзерлеге начар дигән фикер белән бөтенләй килешмим. Без үз фәнен бик яхшы белгән мөгаллимнәр әзерлибез. Бер төркем җитешсезлекләр бар билгеле. Әйтик, бүген мөгаллим, нигездә, үсеш дәрәҗәсе урта, хәтта югары булган балаларга исәп тотып белем бирә. Әмма өлгереше буенча артта калучылар да бик күп бит. Шуңа укытучы фән белгече генә булып кына калмыйча, педагог та булырга тиеш. Моңа әле безнең өйрәнәсебез бар.
Булачак укытучылар өчен практиканы арттыруга исә бик уңай карыйм. Бүген студентлар мәктәпләрдә 3 курстан гына “эшли” башлый. Мөгаллим һөнәрен сайлаган егет-кызлар 1 курстан ук мәктәпнең, бүгенге балаларның нинди булуын күрергә, белергә, ияләшергә тиеш. Шул очракта бер-ике ел эшләп, мәктәптән китүчеләр дә кимер иде.
Ирина Хәирова, Казан федераль университетының педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы кафедрасы доценты
Мин бүгенге көндә укытучыларны әзерләү сыйфаты начар дип санамыйм. Берничә ел элек бу проблема чыннан да актуаль иде. Укытучыларны классик вузда - Идел буе федераль университетында әзерли башлаганнан соң уңай үзгәрешләр күзәтелә. Безгә укырга килүче студентларның әзерлек дәрәҗәсе шактый үсте, кабул итү баллары да түбән түгел бит хәзер. 21 институт арасында безнең Психология һәм белем бирү институтының конкурс буенча 4 урында булуы да күп нәрсә турында сөйли.
Педагогларны әзерләгәндә практика сәгатьләрен арттыруны исә хупламыйм. Бәлки мин консерватордыр, әмма бүген теория белән практика өлешендә дөрес баланс саклана дип саныйм. Әгәр дә гамәли өлешкә басым ясала икән, булачак мөгаллимнәр теория ягыннан надан калулары бар. Шуңа да бу үзгәрешләрне кертеп җибәргәнче яхшылап уйларга кирәк.
Сергей Шадрин, 2013 елда “Татарстанның ел укытучысы” исеменә лаек булган мөгаллим
Совет чорында, 90нчы елларда Россия белем бирү системасы иң көчлеләрдән саналган. Укытучылыкка чын-чынлап үз эшенең осталары килә иде. Бүгенге укытучыларның әзерлек дәрәҗәсен элек булганы белән чагыштырырлык түгел, билгеле. Һәм бу юнәлештә ниндидер үзгәрешләр таләп ителүе шиксез. Коры лекцияләрдән, теориядән гамәли эшчәнлеккә басым ясау бик кирәк дип саныйм. Шулай ук булачак мөгаллимнәрне һөнәри этикага, риторикага, актерлык осталыгына өйрәтү мөһим. Аннары бүгенге укытучылар бөтен игътибарын балаларга юнәлтү урынына, кагазь эше белән шөгыльләнергә мәҗбүр. Болай кала бирсә, мәктәпләрдә сыйфатлы белем бирү турында сүз дә була алмый.
Чыганак: http://matbugat.ru