Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Пермь татарлары — татар халкының үзенчәлекле бер этнографик төркеме. Ул төркем вәкилләре Пермь һәм өлешчә Свердловск өлкәләрендә яшиләр (соңгы өлкәнең чиктәш районнарында). Революциягә кадәрге административ-төбәк бүленеше буенча пермь татарлары Пермь губернасының 4 өязе (Пермь, Оса, Күңгер һәм Красноуфим) составына кергәннәр. Ләкин, пермь татарлары турында сөйләшкәндә, аларның күршеләре булган (кайбер очракта бер үк авылларда яшәгән) «башкорт» дип аталган төркем вәкилләрен дә читтә калдырырга ярамый. Беренчедән, аларның шактый өлеше башкорт дип элекке вакытларда гына аталып йөреп, хәзер үзләрен татар дип исәпли. Икенчедән, паспорты буенча «башкорт» дип язылганнары да (алар Пермь өлкәсенең Барда районында тупланган) татарлардан телләре, культура-көнкүрешләре белән һич тә аерылмыйлар. Шуңа күрә бу якларда яшәүче милләттәшләребез паспорт буенча билгеләнгән «миллилек» (национальность) турында әллә ни уйлап тормыйлар, элек-электән кыз биреп, кыз алышып яшәгәннәр һәм сөйләшкәндә бер-берсен аерым халыкка бүлеп түгел, ә ике «якка» бүлеп кенә сөйләшәләр («Барда яисә Гәйнә ягы» һәм «Күңгер ягы» дип).
Татар һәм башкорт дип йөртелүче бу ике төркемнең бик тирән тарихи бердәмлеге бар. Монда шуны гына әйтеп үтәсе килә: хәзерге Барда районына караган «башкорт» ларның бабалары ХVI - ХVII йөздә төрле исем белән аталган, шул исәптән «татар» исеме астында да йөргәннәр. Мәсәлән, 1618 елгы документта «Гәйнә волосте Тулва елгасы (хәзерге Барда районы территориясе—Д. И.) буеннан... татар кешесе Иванайко Бахторозов» телгә алына. 1619 елны «тулвалы ясаклы татар... Байса Енбатыров» турында әйтелә. 1619 - 1620 елларда «Тулва татарлары» еш искә алына (1). Шул ук хәл ХVII йөз ахырларында да күзәтелә. Мәсәлән, 1668 елгы документта Барда авылында «татар» һәм «чирмеш» кешеләре искә алына. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Пермь татарлары | 34.86 KB |
- Караулар саны: 3891
- Бастыру