Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Ата-аналар өчен www.gaila.ru адресында “Гаилә һәм мәктәп” журналының интернет-версиясе эшли башлады. Бу – гаилә һәм бала тәрбияләү темалары буенча махсуслашкан татар телендәге беренче интернет-сайт.
«Гаилә һәм мәктәп» журналы сайты укучылар аудиториясен активлаштыру, журналда урын алмаган өстәмә материаллар белән таныштыру, шулай ук редакция тормышының көндәлек эшчәнлеген тулырак яктырту максатыннан булдырылды.
Журналның кәгазь басмасы 32 бит белән генә чикләнгән. Шуңа да карамастан, редакциянең, журналда урын алмаса да, укучылары өчен кызыклы булырлык язмалары шактый. www.gaila.ru интернет-сайты редакциягә юлланган һәр язма белән укучыларын таныштырып бару яклы. Аннан тыш, “Гаилә һәм мәктәп” битләрендә кыскартылып бирелгән язмалар да җитәрлек, аларны сайтта тулы вариантта тәкъдим итәргә була.
«Тема тәкъдим ит» бүлегендә кулланучылар үзләре үк кызыклы, актуаль, көнүзәк тоелган темалар белән уртаклашып, алар хакында фикер алыша ала. «Бушлай консультация» бүлегендә борчыган сорауларны балалар психологы, табиб-педиатр, юристка юллау мөмкинлеге дә бар. Белгеч җавапларын алар үз электрон почталарында укый алачак. ъ
Сайтка беренче тапкыр кергәннәр танышуны 3 зур бүлектән башлый ала: “Әти-әниләргә”, “Укытучыларга” һәм “Балаларга”. Тәҗрибәлерәк кулланучылар өчен «Белем», «Актуаль мәсьәлә», «Гаилә», «Белгеч фикере», «Тәрбия», «Сәламәтлек», «Сезнең хатлар», «Балалар иҗаты», «Рейтинглар», «БДИ», «Сыйныф сәгате», «Остаханә» кебек сәхифәләр тәкъдим ителә. «Бәйге» бүлегендә “Гаилә һәм мәктәп” журналы үткәргән конкурслар, аларның шартлары һәм җиңүчеләр игълан ителә. «Чаралар» бүлегендә редакция үткәргән очрашулар, “Түгәрәк өстәл” утырышлары һ.б. чаралар турында сөйләнә.
«Гаилә һәм мәктәп» журналының интернет-сайтыннан тыш, vk.com/gailemektep һәм facebook.com/gailemektep социаль челтәрләрендәге төркемнәре дә актив эшчәнлеген дәвам итә.
Чыганак: "Гаилә һәм мәктәп" журналы