Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәч, чыгарылыш сыйныф укучылары инша язудан азат ителгән иде. Хәзер менә бу сынауны кабат кайтармакчылар. Россия Президенты Владимир Путин, рус теле һәм әдәбиятыннан белемне ныгыту өчен, стандартларны үзгәртергә, укучыларга инша яздыруны кертергә кушты. Аның фикеренчә, илгә белем генә биреп калмыйча, рухи яктан бай, фикерле шәхесләр тәрбияли торган мәктәпләр кирәк.
Бу эшкә 2014-2015 уку елында тотынмакчы булалар. Июль аена кадәр Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә иҗади эшнең ничек башкарылачагын ачыклап бетерергә тиеш. Югары уку йортына кергәндә аның нәтиҗәләре БДИ белән беррәттән исәпкә алыначак. Бу яңалык инженер, химик кебек белгечлек алырга теләүчеләргә дә кагыла.
Билгеле, белгечләр үткәнгә кире кайтуга төрлечә карый. Чөнки таякның юан башы рус теле һәм әдәбияты укытучыларына төшәчәк. Аларга укучыларны БДИга да, инша язарга да әзерләргә туры киләчәк.
– Элек инша яза идек. Хәзер балалар сәнгатьле итеп укый, фикерләрен белдереп яза да белмиләр. Барысы да “тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка” ысулы белән бара. Белгәннәре бик сирәк. Шуңа күрә иншаны кайтарырга кирәк, – дип килешә Арча районындагы Лесхоз мәктәбе директоры Зөлфәт Дәүләтбаев.
Кукмара районы мәгариф бүлеге башлыгы Роберт Мансуров та тормышта сыналган әйберләрне кире кайтаруны хуплый. “Кайбер ялгышлыкларны төзәтергә беркайчан да соң түгел. Соңгы вакытта мәгънәле, матур итеп язу кимеде. Инша уйларга мәҗбүр итә. Әсәрне укып кына калмыйча, үз фикереңне язу белемне яхшырак үзләштерергә ярдәм итә”, – ди Роберт Мияссәрович.
Казанның 110 нчы лицее рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Еремеева, моның өчен мәктәпләрдә рус әдәбиятына сәгатьләрне арттырырга һәм ике ел булса да, тәҗрибә уздырырга кирәк дип саный. Чөнки укытучыларга да, укучыларга да уйланырга вакыт кирәк. “Лицеебыз физика-математика юнәлешендә булгач, рус әдәбиятына атнага нибары өч сәгать вакыт бирелә. Моңа кадәр 5-6 сәгать укыткан чаклар да бар иде. Хәзер аерым авторлар, темаларга иншалар язабыз, әмма күп вакыт имтиханнарга әзерләнүгә китә, – ди ул.
Алексеевск районындагы Кыр Шунталы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фидания Гафиятуллина, киресенчә, элеккеге вариантка кайтуга каршы. “Программа буенча дәресләр саны киметелде. Атнага ике сәгать вакыт бирелә. Балалар, татар булсынмы ул, русмы – гомумән, әдәбиятны аз укый. Инша яздыру гына китап укуга этәргеч була алмый дип саныйм. Укыган бала бүген дә әдәбиятны укый. Бердәм дәүләт имтиханнарында болай да мантыйкый фикер йөртүне, эзлеклелекне, белемне тикшерү өчен мөмкинлекләр бар. Әсәрне укымаган булса, укучы “С” биременә җавап бирә алмый. Анда ике әсәрне мисал итеп китерергә кирәк. Шуңа күрә рус теленнән БДИ да җитә”, – ди ул.
КФУ студенты Лиана Мәрданова исә унберенче сыйныф укучыларына инша яздыруны файдалы дип саный. “Хәзерге яшьләр китап укымый, шунлыктан тел байлыклары бөтенләй юк, ә болай, бәлки фикер йөртергә өйрәнерләр. Наданнар заманына әйләнеп барабыз”, – ди кичәге мәктәп укучысы. Шулай ук моңа каршы килгән яшьләр дә бар. БДИ биргән кеше буларак, алар рус теле сынавында инша элементы барлыгын әйтәләр.
Чыганак: http://vatantat.ru