Татар мәгарифе порталы
2014 нче елның 25-31 нче гыйнваренә кадәр «Байтик» компьютер лагере базасында (Крутушка поселогы) укучылар өчен “Интерактив электрон китапларның художество эшләнешен проектлаштыру һәм версткалау”ны әзерләү буенча профиль смена Казан шәһәренең IT-парк үзәге «IT-Jump» республика проекты белән берлектә үткәрәчәк. Сайт һәм электрон китаплпрның художество эшләнешен проектлаштыру, версткалау белән кызыксынган һәм материалларны креатив дәрәҗәгә җиткереп бирергә теләгән мәктәп яшендәге балаларны профессиональ күнекмәләр алырга чакыра. Командаларда эш 2 дән алып 5 кә кадәр булган кешеләр белән алып бырыла. Укуның эффектлылыгын арттыру өчен, укучыларга шәхси яки мәктәп ноутбуклары белән командада катнашырга тәгъдим итәбез.
Программада:
Adobe InDesign программасы белән танышу, художество эшләнешен проектлаштыру буенча мастер-класс, версткалау, төсләр комбинациясе, проектлар методы, финанс аналитигы һәм маркетингы, командаларда эшләү һәм проектларны яклау тренингы, проект эшчәнлеге һәм проектларны яклау конкурслары, IT-паркка экскурсия каралган.
Тренинг һәм мастер- классны смена барышында , әлеге өлкәдә зур тәҗрибә туплаган белгечләр үткәрәчәк:
• Владимир Муртазин - дизайн эксперты , ООО «Белем бирү информацион технологияләр үзәге» белгече
• Илья Федоров – проект эшчәнлеге эксперты, ОАО «ICL-КПО ВС» проектлары җитәкчесе
• Ольга Федорова -«IT-Jump» проектының фәнни җитәкчесе, Информацион Технологияләр белән идарә итү Университеттының «ТИСБИ» кафедра җитәкчесе, доцент, к.пед. наук.
• Алмаз Мубинов - Web- уйлап табучы , «Podval» иҗади лабораториясе җитәкчесе , ИТИС иң югары мәктәп укытучысы.
Чара Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгы ГАУ “IT-парк”, мәгариф һәм фән Министерлыгы, ООО «Белем бирү информацион технологияләр үзәге» белән берлектә оештырыла.
Гаризаларны түбәндәге сайтка җибәрү сорала : e-mail bronp@mail.ru
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat