Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бу көннәрдә Казан метросындагы сенсорлы терминалларда татар телендәге мәгълүмат, дөресләп, яңадан эленде. Төп текстлар татар әдәби теленә матур итеп тәрҗемә ителгән. Әмма шулай да өслектә күзгә күренеп торган кайбер хаталар калган. “Татарчага тәрҗемә иту”, “Җинү проспекты”, “мин кая?”, “дежурная часть”, “уку заведенияләре”, “муниципаль объектлары”, “хастәханә”, “Декабристов урамы” кебек сүзтезмәләр күзгә чалына.
Казан шәһәре Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге белгече Гөлназ Исмәгыйлева бүген сөйләшү вакытында моны сенсорлы терминаллардагы бөтен материалның аларга килештерү өчен бирелмәгәнлеге белән аңлатты. Эш шунда: башкарма комитетның тәрҗемәчеләр бүлеге телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге белән берлектә Универсиада алдыннан Казан метросы станцияләрендә урнаштырылган сенсорлы терминаллардагы хаталы татар текстларын төзәтеп чыккан иде. Терминалларда хаталар күренү сәбәпле, “Метроэлектротранс” оешмасы белән кабат элемтәгә кереп, терминаллардагы бөтен текстлар башкарма комитетның тәрҗемәчеләр бүлегенә соратып алыначак һәм камилләштереләчәк.
Билгеле булганча, июль аенда “Татар-информ” сайтының татар бүлегендә Казан метросы станцияләрендә ел башында ук урнаштырылган сенсорлы мәгълүмат терминалларындагы мәгълүматның татар телендә хаталы итеп бирелүе турында язма чыккан иде. Аңарчы без сенсорлы экраннарны урнаштыру, аларны рус, татар һәм инглиз телләрендәге мәгълүмат белән тәэмин итү өчен җаваплы “Метроэлектротранс”ның кадрлар бүлеге җитәкчесе Наталья Витушкина белән сөйләштек. Ул безгә хаталарның Казан башкарма комитетында инде төзәтелүен хәбәр итте. Бу 19 июль көне иде.
Август башында без метродагы сенсорлы экраннардагы татар теле битен кабат ачып карадык һәм берни дә үзгәрмәгәнлеген күрдек. Шуннан соң бу мәсьәлә буенча ТР Президентының Твиттердагы битенә хәбәр җибәрергә туры килде.
Аннан бик тиз арада - берәр сәгать эчендә - безгә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан шылтыраттылар. Президентка хәбәр юлланганнан соң, ТР Премьер-министры Илдар Халиковның Г-12537-ИХ йөкләмәсе буенча, мәсьәләгә ачыклык күрсәтүне сораган документлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына, Казан шәһәре Башкарма комитетына юлланган иде.
Көн дәвамында сөйләшүләр алып бару нәтиҗәсендә, метродагы терминалларда татар бите ябып куелды. Теге яки бу объект турында татарча мәгълүмат алырга теләгән очракта, экранда “Татарский язык временно не доступен” дигән язу чыкты.
Бу мәсьәлә белән шөгыльләнгәндә, миңа ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан ике җавап хаты килде. Алар сенсорлы терминаллардагы татар телендәге мәгълүмат битенең ябылып куелуы һәм татар теленең текстның, килештерү өчен, Казан шәһәре Башкарма комитетына юллануы турында хәбәр иттеләр. Татар теленә дөрес тәрҗемәне килештерү буенча эш тәмамлангач, мәгълүматның Казан метрополитенындагы сенсорлы терминалларда урнаштырырга вәгъдә иткәннәр иде. Хәзер инде текстлар нигездә төзәтелде, системаны камилләштерәсе генә калды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru