Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Кичә 171 сәләтле яшь татарстанлы мәгариф өлкәсендә күрсәткән уңышлары өчен дәүләт дәрәҗәсендәге премияләргә лаек булды. Аларны Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә җыйдылар. Әлеге чара вакытында бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында, конференцияләрендә, бәйгеләрендә җиңүчеләр бүләкләнде. Чарада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина катнашты.
Бүләкләү тантанасы “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Чараны инде 8нче ел рәттән уздыралар, бу вакыт эчендә 1285 яшь һәм талантлы татарстанлы премиягә ия булган.
Быел РФ Президенты премиясенә 163 укучы берничә номинациядә лаек булды. Бу – “Һөнәри осталык”(13 кеше), “Фәнни-техник иҗат, уку-тикшеренү эшчәнлеге”(110 кеше), “Һәвәскәрләр спорты” (11 кеше), “Сәнгати иҗат” (7 кеше), “Социаль яктан әһәмиятле һәм иҗтимагый эшчәнлек”(22 кеше) номинацияләре.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов премиясенә исә, ел нәтиҗәләре буенча, 8 сәләтле татарстанлы лаек дип табылган. Шунысын дә искәртеп үтик – аларның 5се бер үк вакытта РФ Президенты бүләген дә алды. Бу: КФУның биология факультеты бакалавры Нурислам Шәйхетдинов, КФУның экология факультеты бакалавры Андрей Зималеев, КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара багланышлар институты студенты Диана Силкина, КФУның фундаменталь һәм гамәли химия факультеты студенты Зөфәр Миңнебаев һәм КДМУның дәвалау факультеты студенты Азат Мортазин.
Җиңүчеләрне котлап, Светлана Гыйниятуллина ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның мөрәҗәгатен укыды. “Сезнең ярдәм белән быел Татарстан бөтенроссия олимпиадалары хәрәкәтендә 3нче урынга күтәрелде. Без Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калышабыз. Хәзер безнең төп бурыч – яулап алган үрне ычкындырмау. Әлеге нәтиҗәгә ирешүгә китергәне, системалы рәвештә талантлы яшьләр белән эшләве өчен республиканың барлык министрлыкларына, балалар иҗтимагый оешмаларына зур рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызга да яңа уңышлар телим”, - дип язылган иде әлеге мөрәҗәгатьтә.
Министр бу җиңүдә һөнәри белем бирү оешмаларының да өлеше барлыгын ассызыклап узган. Аның сүзләренчә, һөнәри белем бирүче уку йортларыннан 9 студент та премиягә лаек дип табылган.
Тантана барышында республиканың җәмгысе 10 югары белем бирү уку йортларыннан 38 студент бүләкләнде. Мәктәп укучыларының саны – 112. Аларның 76сы- бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләре, 36сы – төрле бөтенроссия конференциясе лауреатлары. Бүләкләнүччеләр арасында балалар һәм яшьләр иҗтимагый үзәкләрендә эшләүче 4 белгеч тә бар иде.
Бөтенроссия олимпиада һәм бәйгеләре җиңүчеләре (34 кеше) 60ар мең сумлык премиягә лаек булса, төбәк олимпиадалары җиңүчеләре(120 кеше) 30 мең сумга ия булды. Акчалар федераль бюджеттан бүленеп бирелгән.
Сәләтле балаларны тәрбияләгән һәм аларга уңыш казануда юл күрсәткән 135 педагог та бүләксез калмады. Аларга кубоклар һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru