Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Быел Яңа ел яллары 8 көнгә сузылачак. 1-8 гыйнвар – ял көннәре. Ял көннәрен республиканың истәлекле урыннарында үткәрергә теләүчеләр өчен кыскача күзәтү тәкъдим итәбез.
Күңелле яллар көтсен безне!
Болгар
Яңа ел яллары өчен әзерләнгән махсус экскурсияләр 2 гыйнвардан башлана. Кунаклар өчен ике төп маршрут әзерләнгән. Беренчесе – “Болгарның кышкы легендасы”. Аңа шәһәрлектә урнашкан барлык 4 музейны һәм тарихи объектларны карау, шул исәптән дөньядагы иң зур Коръәнне күрү, Икмәк музеенда яңа пешкән кайнар ипидән авыз итү дә керә. Экскурсияләр тәмамланганнан соң ат чанасына утырып йөрергә, Яңа ел чыршысы янында кышкы уеннарда катнашырга мөмкин булачак. Икенче маршрут исә балалар өчен дә, олылар өчен дә кызыклы булыр дип ышандыралар. Туган як музее хезмәткәрләре кунакларга элек Яңа елны һәм Раштуаны ничек каршы алуларын сөйләячәк, иске чыршы бизәкләрен күрсәтәчәк. Балалар өчен Кыш бабай остаханәсе эшләр дип көтелә. Әлеге маршрутны сайлаучылар да соңыннан чанага утырып йөри һәм чыршы тирәсендә күңел ача алачак.
Туристик агентлыклар тәкъдим иткән турларның бәяләре 2000 сумнан башлана. Үз транспортың яки маршрут автобусы белән дә барып җитәргә мөмкин. Автобуслар Казан автовокзалыннан 9.00 сәгатьтә һәм 17.00 сәгатьтә кузгала. Болгардан Казанга автобуслар 5.30да һәм 14.00 сәгатьтә юлга чыга. Билет бәясе – 305 сум. Шәһәрлек территориясендә кунакханә эшли. Болгар музейларына билетлар 30 сумнан 460 сумга кадәр тора. Сайты – www.bolgar.info.
Свияжск
Биредә 20 декабрьдә даими күргәзмәнең беренче өлеше ачылу көтелә. Ул Свияжскиның XVI-XVII гасырлардагы тарихына багышланган. Гыйнвар башында “Свияжскиның изге яклаучылары” дип аталган күргәзмә дә ачыла. Ул утраудагы борынгы гыйбадәтханәләр, изгеләр белән таныштырачак. Төп ишегалдында 2-7 гыйнвар көннәрендә 12.00 һәм 14.00 сәгатьтә халык уеннары оештырыла. 30 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр 13.00 сәгатьтә һәм 16.00 сәгатьтә Раштуа мәйданында урта гасырлар чорын чагылдырган тамашаны карарга, баһадирлар орышында катнашырга, ук атарга, ат чанасына утырып яки атка атланып йөрергә мөмкин булачак. Тир һәм җирле осталарның ярминкәсе дә эшләр дип көтелә. Чараларга олылар өчен билет бәяләре 100 сумнан башлана. Туристик агентлыклар аша Свияжскига кимендә 900 сумга барып кайтырга мөмкин. Шулай ук үз транспортыңда яки электричкада барырга була. Тулырак мәгълүматны www.ostrovgrad.org сайтыннан белергә мөмкин.
Кыш бабай резиденциясе
Ул Арча районы Кырлай авылында Габдулла Тукай музее янында урнашкан. Монда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы булырдай 4 сәгатькә сузылачак интерактив уен – квест тәкъдим ителә. Уен барышында серне чишү өчен Шүрәле һәм башка әкият персонажлары, Кыш бабай, Кар кызы белән очрашырга, кечкенә спектакльдә катнашырга, кулдан уенчыклар ясарга кирәк булачак. Биредә ат чанасына утырып йөрергә, чанада, тимераякта шуарга да мөмкин. Шәхси транспортта килүчеләр өчен билет бәясе балаларга – 750, өлкәннәргә – 1500 сум, Казаннан оешма автобусында алып килү балалар өчен – 1100, өлкәннәр өчен 1850 сум тора. Сайты – www.tatar-moroz.ru.
Казан Кремле музейлары
10 декабрьдән “Пушечный двор” күргәзмә залында “Шәмнәр, гирляндалар, гүзәл чыршы...” дигән күргәзмәгә килеп, элек бәйрәмне ничек уздырулары, нинди бүләкләр бирүләре белән танышырга мөмкин. Ислам мәдәнияте музеенда 20 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр балалар өчен Һиҗри мотивларына нигезләнгән квест оештырыла. Казаннан – Мәккәгә, Мәккәдән Мәдинәгә сәяхәт кылырга тәкъдим ителә. Биредә нәниләрне шәмаил ясарга да өйрәтәчәкләр. 19 декабрьдән “Манеж” күргәзмә үзәгендә балалар өчен “Анимация тылсымы” күргәзмәсе эшләячәк. Чит ил һәм Россия мультфильмнары бизәлешләренең фрагментлары, анимация җиһазлары һәм Мәскәү анимация музееннан китерелгән башка кызыклы экспонатлар белән танышырга мөмкин. Табигать белеме музеенда галәмнең спутниктан төшерелгән рәсемнәрен телескоп аша күрергә, космик үлчәүгә басып, үзеңнең башка планеталардагы авырлыгыңны белергә, Татарстан территориясендә безгә кадәр кемнәр яшәве белән танышырга була.
Кремль музейларында балалар өчен башка кызыклы остаханәләр дә узачак. Балаларны җитеннән, кәгазьдән, үзле балчыктан Яңа ел уенчыклары ясарга өйрәнергә, табышмакларга җавап табарга, кызыклы тәҗрибәләрдә катнашырга чакыралар. Билет бәясе 50 сумнан башлана. Тулырак мәгълүмат www.kazan-kremlin.ru сайтында. Кремль музейлары хәзер җомга көннәрендә 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшли.
Габдулла Тукай музее
25-28 декабрь көннәрендә балалар өчен кызыклы викториналар уза. Биредә нәниләр Шүрәле, Кыш бабай белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирәчәк, балаларның Тукай шигырьләрен никадәр яхшы белүләрен дә тикшерәчәкләр. Сайты: www.tatar.museum.ru/Tukay/
Чыганак: http://vatantat.ru