Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татар мәктәпләре ябыла, милли мәгариф системасы югала, балаларыбыз татар телендә сөйләшми, татар матбугатының хәле мөшкел. Әнә шул хакта кичә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында зурдан кубып сөйләштеләр. Чарага Татарстан мәгариф министры Энгель Фәттаховның килүе бәхәсне тагын да кыздырып җибәрде.
Язучыларның мондый теманы күтәрүләре бик урынлы, анысы. Әмма мәктәпләр ябылып, югары уку йортларындагы татар бүлекләре кыскаргач түгел, ә алданрак баш калкытырга кирәк иде. Эш узганнан соң йодрык селкү бүген нәрсәнедер үзгәртерме икән? Әйтик, кайчандыр Казан дәүләт университетында татар бүлегенең деканы булган Тәлгат Галиуллинның зал тулы халык алдында: “Әгәр яшь чагым булса, татар факультетын саклап калу өчен, барысын җыеп, урамга чыгып басар идем”, – дигән фикере бөтенләй көлке булып тоелды. Факультет ябылу дигән ыгы-зыгы чыгуга ук университетта гомер буе хезмәт иткән академик, профессор абзыйлар нигә урамга пикетка чыкмаган, нигә шауламаган? Рифә Рахманның: “Татар факультетына тарихчыны китереп куйдылар да, ул бетерде, таратты”, – дигәне дә мантыйкка сыймый. Тарихчы Искәндәр Гыйләҗевнең кулы белән татар факультеты бетерелгән икән, татар мәктәпләре, балалар бакчаларының ябылуына да ул гаепледер әле.
Әлбәттә, бу фикерләрне ишетү бик тә кызганыч иде. Бүгенге вәзгыятьне үз күзләре белән күреп торган язучыларның, галимнәрнең тотышы балалар бакчасына беренче тапкыр гына килеп кергән сабыйларны хәтерләтте. Казан (Идел буе) федераль университеты барлыкка килүгә үк татар филологиясенә ясин чыгу мәгариф министрын да борчый. Безне тулысынча өметләндермәсә дә, ул бу юнәлештә эшләргә вәгъдә итте.
Милли мәгариф системасында туган вәзгыять исә тагын да тирәнрәк. Четерекле мәсьәлә балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән башлана.
– Татарстанда барлыгы 1560 мәктәп исәпләнсә, шуның 757се – татар мәктәбе, – ди Энгель әфәнде. – Яшерен-батырын түгел, боларның барысы да фәкать татар телендә генә белем бирә дигән сүз түгел. Бүген чиста татар мәктәпләре авылларда гына калды. Хәзерге вакытта республика буенча 39 татар гимназиясе бар дип әйтәбез икән, шуларның бары тик берсенең исеме генә җисеменә туры килә. Бу – Казанның 2 нче татар гимназиясе. Калганнары урысча белем бирә. Күптән түгел гимназия директорлары белән утырып сөйләштек. Министрлыкта, иң беренче эш итеп, әлеге гимназияләргә татарча белем бирүне кайтару юнәлешендә эшләячәкбез. Ата-аналар каршы, Бердәм дәүләт имтиханнары фәкать урыс телендә генә бирелә, дигән сылтау монда урынсыз. Мәктәптә сыйфатлы белем бирергә кирәк. Аннан соң гимназиядәге балалар татар телендә укысын өчен директорның милли җанлы булуы да зарур. Бу мәсьәләне балалар бакчасында да күтәрдек. Быел ике телдә дә яхшы эшләгән егерме балалар бакчасына 1 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Бу программаны алга таба да дәвам итәрбез.
“Сөембикә” журналының элеккеге мөхәррире Роза Туфитуллованың Казандагы кызлар гимназиясендәге вәзгыятьне ачыклап китүе күпләрне борчый торган, әле һаман да нокта куелмаган проблемаларның берсе булып тора. “Биредә яулык бәйләгән кызлар бик күп. Аларга прокуратурадан берничә тапкыр шелтә белдергәннәр. Мәктәп формасының милли үзенчәлекләрне истә тотып тегелергә тиешлеге турында күп тапкырлар сөйләшенде. Алга таба ни булачак?” – диде ул.
– Безнең элек-электән килгән милли гореф-гадәтләребез бар, аны берничек тә үзгәртеп булмый, – ди Энгель Фәттахов. – Әгәр бала гаиләдә шундый тәрбия алган икән, мәктәпкә бармаса бармый, әмма яулыгын салмый инде. Шуңа күрә без алар өчен махсус үлчәмдәге киемнәр булдырдык. Матур гына яулыкларын бәйләп йөрсеннәр, сүзебез юк.
Мәгариф мәсьәләсе белән берлектә матбугат өлкәсендә дә четерекле мәсьәләләр җитәрлек. Ркаил Зәйдулланың: “Бүген газета-журналларда эшләп утыручы кайбер журналистларның 7-8 мең сум хезмәт хакы алулары бигрәк көлке. Гонорар түләнми, шулай булгач, авторларны җәлеп итү дә авыр. Шуның белән тираж да кими”, – дип уфтануы да урынлы. Сәбәпләр күп төрле. Халык газета-журнал укымый, аларны җәлеп итүнең төрле формаларын эзләп табарга тырышалар. Әйтик, “Сабантуй” газетасының журналга үзгәрүен язучылар кабул итеп бетермәде.
– “Сабантуй” газетасының тиражы кискен кимеде, – ди “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары Сөмбел Таишева. – Аннан журнал, газета чыгару журналистлар язмасыннан гына тормый бит әле. Аны бизәргә, үзгәртергә кирәк. Ун ел элек журнал укыган баланың зәвыгы белән бүгенгесе бер түгел.
Чыннан да, укучының ни теләгәнен белү авыр бүген. Авылга кайткач, бер яшь киленгә: “Нишләп газета алдырмыйсыз, балагыз да укымый?” – дигән идем. “Газета укымыйча да кеше булдым бит”, – дип җавап кайтарды. Ә андыйларны җәлеп итәр өчен нинди технологияләр уйлап табарга кирәктер, анысын төгәл генә белеп булмый әлегә.
Чыганак: http://vatantat.ru