Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Алабуга шәһәренең телләрне өйрәтү буенча “Иң яхшы билингваль бакча” грантын откан 25 нче балалар бакчасында “ УМК кулланып балаларга дәүләт телләрен өйрәтү” темасына төбәк-ара семинары узды. Әлеге семинарда мәгариф бүлеге башлыгының мәктәпкәчә тәрбия эшләре буенча урынбасары Манюрова Гөлнур Халирахман кызы һәм УМК ның авторлары Фирүзә Хәзрәтова, Зифа Зарипова катнаштылар. Шулай ук Республиканың 9 районыннан килгән мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү җитәкчеләре, бакча мөдирләре, татар теле тәрбиячеләре дә катнашты. Кунакларны Алабуга мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ривал Зарипов сәламләде, һәм Алабугада тәрбия бирү программаларының үстерелеше турында сөйләде.
Гөлнур Манюрова мәктәпкәчә белем бирү федераль дәүләт стандартының 2014 елның 1 гыйнварында рәсми рәвештә кулланышка керәчәген хәбәр итте. Шулай ук темага карата киләсе елда “Иң яхшы билингваль бакча” гранты тагын игълан ителәчәк. Быел татар һәм рус телләрен иң яхшы белгән 20 бакча берешәр миллион сум акча отса, килә¬се елдан грант фонды 50 миллион сум булачак, - дип белдерде. Димәк, 50 бакчага бәхет елмая дигән сүз.
Кунаклар укыту методикасынын практик куллануын уртанчы, зур һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән үткәрелгән эшчәнлекнен өлешләрен карадылар. Рус телле балалар татар телен яхшы белүләрен диалог, уен, җыр, пиктограмма, рәсемнәр һәм эш дәфтәрләрендә курсәттеләр. Каралган һәр эшчәнлекне УМК авторлары һәм башка районнардан килгән тәрбиячеләр тирән анализладылар, үзләренең тәгъдимнәрен әйттеләр, тәҗрибәләре белән бүлештеләр.
Семинарда катнашучылар, Алабуга районында УМК ярдәмендә балаларны дәүләт телләренә өйрәтү буенча, күрсәтелгән эшчәнлекләргә югары бәя бирделәр.
Яңа укыту-методик комплектына нигезләнеп белем бирү балаларның сүз байлыгын арттыра, хәтерләрен яхшырта, бер-береңне тыңлый, ишетә белү сыйфатларын тәрбияли. Күптеллелекнең уңай яклары галимнәр тарафыннан да расланган. Әмма һәр яңалык – ул сынау, табышлар һәм ялгышлар да. Шулай очрашып, тәҗрибә уртаклашу бу мәсьәләдә күп кенә сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итте дип белдерде педагоглар.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat