Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татар теленең язмышы татарстанлыларны гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә гомер итүче милләттәшләребезне дә борчый. Кызганычка каршы, андый проблема һәрбер төбәктә диярлек бар.
Бу көннәрдә Казанга Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдән татар иҗтимагый оешма вәкилләре җыелды. Алар төрле уртак проблемалар турында үзара фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты. Бактың исә, читтә гомер итүче милләттәшләребез арасында мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту белән бәйле проблема аеруча актуаль икән.
Ульянда татарлар саны кими
Мәсәлән, Ульян өлкәсендә бүгенге көндә 150 меңгә якын татар яши (бу - өлкәдәге барлык халыкның 12 проценты дигән сүз). Моннан ун ел элек бу күрсәткечнең 170 мең булуын исәпкә алсак, өлкәдәге татарлар саны шактый кимегән дигән сүз.
Шулай булуга да карамастан, хәзерге вакытта Ульянда яшәүче милләттәшләребез милли үзенчәлекләрен, ә иң мөһиме, телләрен саклап калу буенча актив эшчәнлек алып бара. Ә Димитровград шәһәрендәге татар мәктәбе исә әлеге төбәктә гомер итүче якташларыбызның горурлыгы.
- Әлеге мәктәп 2004 елда ачылган иде. Хәзерге вакытта анда укырга теләүчеләр саны артканнан-арта - конкурс нигезендә кабул итәләр. Аны тәмамлаучы укучыларның 98 проценты югары уку йортларына укырга керә, - дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының еллык эш нәтиҗәләренә багышланган чарада Ульян татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин.
Фәне бар, мәктәбе юк
Сөенечле вакыйгалар булган кебек, көенечле хәлләр дә юк түгел. Шуларның берсе 2006 елда Ульян шәһәрендә ачылган татар мәктәбенең ябылуы белән бәйле. Бу уку йортын күршедәге башка мәктәп белән берләштерүнең сәбәпләре күптөрле. Шулай да, мәктәптә укучыларның белем дәрәҗәсе түбән булу уку йорты ябылуга китергән иң мөһим алшартларның берсе буларак карала. Монда берничә ел рәттән 5-6 бала БДИны бирә алмыйча, белешмә алып чыгарга мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә, мәктәптә укырга теләүчеләр саны шактый кимегән. Шуннан соң, өлкә җитәкчелеге әлеге уку йортын күрше мәктәп белән кушу карарына килгән.
Мондый вәзгыять ничек кенә кызганыч булмасын, Ульян өлкәсендәге милләттәшләребез бирешми. Алар мәктәптә, бик авырлык белән булса да, татар телен фән буларак саклап калуга ирешкән.
Ульян дәүләт педагогика университетында исә күп еллар дәвамында татар теле укытучыларын әзерләп чыгара торган махсус төркем эшләп килгән. Узган ел абитуриентлар килмәү сәбәпле, әлеге төркем, шулай ук, ябылган. Шунысы сөенечле, тиздән ул яңадан эшли башларга мөмкин. Тик аның киләчәге якты булсын өчен милләттәшләребезгә бик нык тырышырга, аеруча ата-аналар белән актив эшләргә туры кирәк.
Шәһәрләрдә татар теле фән буларак укытылмый
Свердлау өлкәсендә хәзерге вакытта 144 меңгә якын татар гомер кичерә. Шуларның 114 меңе шәһәр җирендә яши. Милли мәгарифне җәелдерүгә килгәндә исә, әлеге эшчәнлек 2011 елда аеруча активлашкан – соңгы берничә ел эчендә өлкәнең 20 авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытыла башлаган.
Өлкәдәге татарлар нәниләргә Тукай телен балалар бакчасыннан ук өйрәтә башлау турында да кайгырта. Хәзерге вакытта Екатеринбургның 6 балалар бакчасында 214 бала татар теле буенча дәресләр ала икән.
Свердлау өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары Фавия Сафиуллина сүзләренә караганда, авылларда гомер итүче халык татар телен үстерүгә, балаларын үз туган телләрендә тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирә. Ә менә шәһәр җирендә татар теле укыту белән бәйле мәсьәлә һаман да шактый кискен тора. Татар теле һәм әдәбиятын укучылар бары тик якшәмбе мәктәпләрендә генә үзләштерә ала.
- Бу проблеманы хәл итү шактый кыен. Шәһәрләрдә татар тамырларын югалткан өлкән буын вәкилләре шактый. Аларга балаларын туган телләрендә аралашырга өйрәтүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату кирәк. Бу шулай ук бер дә җиңелләрдән булмаячак, - дип дәвам итте сүзен Фавия ханым.
Хәзерге вакытта Екатеринбургның татар конгрессы татар этномәдәни компонентлы балалар бакчасы ачу буенча сөйләшүләр алып бару белән мәшгуль. Кызганыч, ләкин әлегә бу омтылыш уңышсыз булып кала бирә...
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt