Татар мәгарифе порталы
Син укыган мәктәптән танылган җырчылар, шагыйрьләр яки башка өлкәләрдә республикага мәгълүм шәхесләр чыккан икән, бу хакта газетабызга язып җибәр. Безне бигрәктә ул уку йортының бүгенге хәле кызыксындыра. Үзенчәлекле язманы бүләк көтә.
Буа районының Яңа Тинчәле мәктәбе – ТР финанс министры Радик Гайззатулин укыган белем йорты. Аның беренче укытучысы Зөһрә Баһаветдинова бүген Казанда яши. Укытучылар укучы Радикны яхшы укыды, бик тыныч холыклы, ярдәмчел иде, дип искә ала.
“2003 елда министр ярдәме белән мәктәбебез төзекләндерелде. Ул безгә һәрчак ярдәм итеп тора. Спорт җиһазлары бүләк итте. Велосипед, тимераяк, тренажерлар... Укучылар спорт белән яратып шөгыльләнә. Очрашуларга да бик теләп кайта. Мәктәпнең язмышына битараф түгел, аның игътибарын тоеп яшибез. Авылда мәчет төзетте, юл, күпер салдырды”, – ди мәктәп директоры урынбасары Энҗе Сабирҗанова.
51 укучы гына булса да, мәктәп унбер еллык булып сакланып калган. Анда 13 укытучы белем бирә. Бердәм дәүләт имтиханнарының уртача күрсәткечләре дә районныкыннан югарырак булып санала. Укучылар, укытучылар тырышлыгы белән яшелчә, җиләк-җимеш үстерелә. Быел теплицада помидор үсентеләре үстереп, авыл кешеләренә сатканнар.
Чыганак: http://vatantat.ru