Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Без тарихи үткәнебезне белми торып бүгенге яшәешебезне һәм киләчәгебезне күзаллый алмыйбыз. Чын тарих кына теге яки бу кавемнең ничек формалашуы хакында дөрес тәгълимат бирә ала. Ә безнең куренекле шәхесләребез чын тарихи дөреслекне гасырлар буена, ничек кенә авыр булмасын, һәртөрле кыенлыкларга карамастан, хәтта үзләренең гомерләре бәрабәренә, зур тырышлык белән язып калдырганнар.
Без үз тарихыбызның чын асылын, бүгенге көнебезне үткәннәре белән дөрес чагылдыра алабыз икән, димәк, күренекле зыялы шәхесләребезгә бурычлы. Болгар һәм Казан ханлыгына караган Ягъкуб бине Ногман Касыйм шәех кебек элгәреге чор шәхесләреннән алып яңа дәвер мәгърифәтчеләребездән Габденнасыйр Курсави, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәржәни, Габделгалләм Фәезхановларның традицияләренә тугрылыклы булган хәлдә, үзенең тарихи хезмәтләрендә әлеге затлар турында һәм аларның эшләрен бугенге буынга кадәр тәфсилләп язып калдыручы галим - Риза казый булыр. Халык теленә гади генә итеп Риза казый булып кереп киткән галимебез Ризаэддин Фәхреддиновтыр.
Ризаэддин Фәхреддиновның галим булып җитешүенең чишмә башы аның туган авылы Кичүчат белән бәйле. Ул Әлмәт районына кергән бу авылда Сәйфетдин улы Фәхреддин белән Мәһубә Рәмкол кызы гаиләсендә беренче бала булып 1859 елның яңа стиль белән 17 гыйнварында дөньяга килә. Кечкенә Риза башлангыч белемне әнисе Мәһубә укымышлы гаиләдә үскәнлектән, улы Ризага шактый иртә укырга-язарга өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыра. Мәһубә абыстайның әтисе Рәмкол бик күп кулъязма китаплар күчерү белән шөгыльләнгән. Мәһубә иренә 18 яшьтә кияүгә чыга. Кичүчатта мәктәп ача, балалар укыта. Фәхреддинның әтисе Сәйфетдин укымышлы рухани була. Җиде-сигез яшьләрендә Риза инде тирә-як авыллардагы зуррак мәдрәсәләргә йөреп укый. Иң күп укыган җире Түбән Чыршылы авылында була. Биредә Риза ун ел буе дәрес тыңлый. Уку дәверендә үк инде ул китаплар кучерү белән мавыга, дин, шәригать нигезләрен үзләштерә, гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ризаэтдин Фәхреддин | 20.72 KB |
- Караулар саны: 4989
- Бастыру