Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры «Супер-светофор» дигән спектакль әзерләде. Балалар аудиториясе өчен тәгаенләнгән әсәрнең авторы – Аманулла, сәхнәгә аны Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев куйган.
Кариевлылар моңарчы да “Светофорда кунакта” спектакле аша нәни тамашачыларны юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтә иде.Тәрбияви вазифа йөкләнгән әсәр кариевлылар тарафыннан бик күп балалар бакчаларында, мәктәп алды лагерьларында да тәкъдим ителде. Ләкин тормыш алга барган саен, юл йөрү кагыйдәләре дә үзгәрешләр кичерә, яңалары гамәлгә кертелә. Нәкъ шуларны истә тотып эшләнгән “Супер-светофор»да үз тамашачыларын бары тик тәртипкә һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белергә өйрәтәчәк. Чөнки сәхнә әсәре Татарстанның ЮХИДИ оешмасы башлыгы Рифкат Миннихановның шәхсән киңәшен күздә тотып гамәлгә ашырылды.
Театрның директоры Мансур Ярмиев белдергәнчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә “Супер-светофор” спектаклен өч төркем артистлар әзерләгән. Бу, үз чиратында, бер үк вакытта төрле балалалар аудиторияләрендә чыгыш ясарга мөмкинлек бирә. Яңа әсәр каникуллар чорында ЮХИДИ хезмәткәрләре оештырган чараларда күрсәтеләчәк.
Режиссер Илфат Камалиев спектакль геройларын ике телдә аралаштыра. Артистларга курчаклар да ярдәмгә килә. Светофор Айдар белән Аленаның бала чагын нәкъ менә курчаклар башкара. Кариевлылар өчен гадәти булмаган алым балалар игътибарын җәлеп итәр өчен кулланган.
Шактый катлаулы хәлдә калган Яшь тамашачылар театрының яңа проектлары шактый. Яңа сезонда алар Разил Вәлиевның “Ләйлә-Мәҗнүн”ен һәм Туфан Миңнуллинның “Әйт әле, күбәләк”, Ркаил Зәйдулланың “Казан ятиме” әсәрләрен дә сәхнәләштерергә җыена.
Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ренат Әюпов “Печән базары”, Рабит Батулланың “Зәйтүнәкәй”ен сәхнәгә куйган иде. Үз иҗатында Г.Тукай темасын дәвам итәргә теләп, ул заманында Туфан Миңнуллинга Апушның дөньяга мөнәсәбәтен чагылдырган пьеса язуын сораган була. Жанры буенча әкият-фантастикага караган әсәрдә вакыйгалар: “Апушның, ятим калганнан соң, туганнары Казанга алып китәр алдыннан булган бер көн һәм бер төн турында. Нәни малайны Казанга озатырга җыеналар, ул япа-ялгыз, тәрәзәгә карап утыра. Тәрәз уртасында - йокыга калган бер күбәләк. Ул күбәләкне үзенең тән җылысы, күңел җылысы белән өреп терелтә. Күбәләккә җан иңә. Менә шул вакытта күбәләк сөйләшә башлый. Һәм Апуш җәнлекләр, хайваннар, кош-кортлар телен аңлау дәрәҗәсенә җитә. Ул, күбәләк белән әңгәмә кора, күбәләк аңа кошлар , хайваннар, су асты җанварлары телен өйрәтә. Күбәләк бу нигъмәтне кечкенә Апушның күңелендә үстерә. Шул ук вакытта аның янына, саубуллашырга дип, кечкенә Шүрәле дә килә. Ягъни Кырлайдан Казанга күчү процессын тасвирлаган бик кызыклы мизгел турында барачак”, - ди Ренат Әюпов.