Татар мәгарифе порталы
22, 26 декабрь көннәрендә "Бәхетле бала" компаниясе Казанның "Туган авылым" комплексының "Балалар кафесы"нда нәниләр өчен Яңа ел бәйрәме оештыра!
Әлеге чараның әйдаманы журналист, эшкуар Рөстәм Исхаков сүзләренчә, балалар өчен Яңа ел үткәрергә аңа кызы Раяна илһам биргән.
- Элегрәк татар концерт-дискәтүкләре уздырып караган булсам, бүген әлеге Яңа ел бәйрәме белән янып йөрим. Чөнки монда оештыручы гына түгел, әти кеше буларак та бу эшкә җаваплы карыйм, балаларыбыз өчен лаеклы, матур, күңелле мизгелләре белән истә кала торган бәйрәм оештырырга кирәк. Инде Яңа ел тамашасын күрсәтәчәк аниматорлар, Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары, фото һәм видео төшерүчеләр әзерләп куелган. Урыны һәм вакыт билгеле, "Туган авылым" комплексындагы "Балалар кафесы"нда 14:00дә нәниләр өчен Яңа ел башланачак. Өч сәгаткә якын бәйрәм каралган. Урын иркен, 100ләп кеше сыя. Бүген Яңа ел табыны өчен махсус меню, бүләкләр карау, шиколад фонтаны ясаучы белән килешү, реклам бирү, залны бизәү өчен кирәкле әсбаплар эзләү эшләре бара", диде Рөстәм.
Ул контакт битендәге төркем (http://vk.com/yanael2013) аша 5 декабрьгә кадәр махсус ташламалар алып булачагын әйтте. Бәяләр турында мәгълүматны да әлеге төркемдә күреп була. Билетлар саны чикле, теләгән кеше шулай ук үзәк кассалардан сатып ала икән.
Чыганак: http://matbugat.ru