Татар мәгарифе порталы
Сез монда
29 ноябрьдә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә Анна Ахматованың татар теленә тәрҗемә китабының презентациясе үткәрелә. Кичә танылган рус шагыйрәсенең иҗатын татарча яңгыратуга гына түгел, аны мөмкин кадәр тулы итеп ачуга да юнәлтелгән.
Бу кичәдә тамашачы Ахматованың атаклы шигырьләрен тәрҗемәдә генә ишетеп калмыйча, шагыйрә дөньясына үтеп, аның белән бергә ХХ йөзнең хәлиткеч вакыйгаларында да катнашачак, дип хәбәр итә кичәне оештыручы “Калеб” проекты.
Анна Ахматованың 120 еллык юбилеена багышлап әзерләнгән китап быел басылып чыкты. Кичәгә килгән тамашачы аның ничек тәрҗемә ителүе, басылуы, бизәлүе хакында җентекләбрәк белә, аннан исә сайланманы фойеда сатып алып та китә алачак.
Ахматова иҗатын Илсөяр Иксанова, Рифә Рахман, Рәмис Аймәт, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Вәлиева тәрҗемә иткән. Шигырьләрне, нигездә, тәрҗемәчеләр укыячак. Аларның һәрберсе – татар әдәби-мәдәни мохитендә исемнәре яңгыраш алган, танылган шагыйрьләр. Ахматова иҗатын да алар үзләре тойган аһәңдә, үзләре кабул иткән яссылыкта тәкъдим итәчәк.
Кичәдә классик музыка сәнгатенә битараф булмаган Анна Ахматованың иң яраткан композиторлары иҗаты яңгыраячак. Болар – И.Стравинский, Д.Шостакович, И.С.Бах, В.А.Моцарт... Бу уңайдан кичәгә Казан дәүләт консерватория мөгаллиме, пианист Дарья Сосновская (ул музыкантлар өчен катлаулы булып саналган Бахның “Чакона”сын башкара), җырчы Надежда Рузанова, композитор Ләйсән Абдуллина, виолончелист Ильяс Камал җәлеп ителде. “Калеб”нең әлеге кичәсендә беренче тапкыр Камал театрының олпат һәм яшь артислары да катнашачак. Кичәнең режиссеры Лилия Әхмәтова, сценарий авторы Луиза Янсуар.
Исегезгә төшерәбез: “Калеб” проектының максаты – яшь татар композиторлары, музыкант, режиссёр, артист, рәссам, язучы һ.б. иҗатын тәкъдим итү, халыкка таныту, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда аларга үз аудиториясен табарга булышу. Бу кичә кысаларында «Калеб»леләр яңа заман татар яшьләрен буыннар, чорлар, әдәбиятлар арасындагы иҗади диалогка да чакыралар, ди чараны оештыручылар.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt