Татар мәгарифе порталы
29 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Казанда Н.Лобачевский исемендәге III халыкара шигърият фестивале узачак. Математика белән бәйле әлеге фестиваль Россиянең һәм Татарстанның әдәбият-сәнгать тормышында әһәмиятле вакыйгага әйләнде һәм традициягә керде.
Казан университеты ректоры һәм неевклид геометриясенә нигез салучы Николай Лобачевский үзенең фәнни эзләнүләрендә мәгърифәтле кешеләр карашында каһарманлык үрнәге булып тора. Күренекле математика белгече инде күптәнге, какшамас нигезле булып тоелган ачышларга яңача карарга тәкъдим итә. «Лобачевский геометриясенең, күзаллаулар яссылыгында һәм катлаулы булуына да карамастан, шигърият белән бәйләнеше көн кебек ачык, чөнки предметка караш мәсьәләсе аларның икесендә дә иң мөһиме булып тора», – дип сөйләгән иде үз вакытында беренче фестивальдә катнашкан Равил Бохараев.
Бер шигъри-фәнни форум шәкелендә шигърият һәм фәннең берләшүе әлеге проектның тиңдәшсез һәм киләчәге өметле булуын тәэмин итә. Мондый чаралар Казан университетында Н. И. Лобачевский заманыннан ук килгән галимнәрне һәм шагыйрьләрне җыйнап «Әдәбият сөючеләр җәмгыяте» кичәләрен уздыру традициясенең дәвамы булып тора. Мондый кичәләрдә шагыйрьләр генә түгел, математика белгечләре дә үз иҗат җимешләрен тамашачыларга тәкъдим итү мөмкинлегенә ия була. Николай Иванович Лобачевскийның шигырьләр язуы, ә аның яраткан укытучысы Николай Ибраһимовның әдәбият һәм геометрия буенча студентларга курслар укуы мәгълүм факт.
Булачак конференциядә «Неевклид геометриясенең сәнгатьчә фикерләүгә йогынтысы» дигән темага фикер алышу булачак, шагыйрьләр, математиклар, философлар чыгыш ясаячак.
Мәгълүмат өчен: ligazizova@mail.ru, +7 960 047 16 12.
Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/tat