Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Юто Хишияма үзен Токиода яшәүче япон дип таныштырды. Ул саф татарча сөйләшә һәм яза да белә! Күптән түгел Юто Казанда дусларында кунакта булды һәм татар телен ничек өйрәнә башлавы турында сөйләде. Без исә Ютога Татарстанның, халкыбызның аңа ничек тәэсир иткәнен белешеп тордык. Үз күзләрең белән күргәч, гайрәтең чикмәдеме, телне өйрәнүне дәвам итәсеңме дигән сорауларга уңай җавап алу гына түгел, япон егетенең үзен кырыс кышта сынап карарга теләвен дә белдек!
– Юто, татарлар белән кайчан кызыксына башладың?
– Мәктәптә укыган чакта ук чит илләр, чит телләр белән кызыксына идем. Башта төрек телен өйрәнә башладым. Бу мавыгуым шулкадәр көчәеп китте ки, Токио чит телләр универcитетының төрек бүлегенә укырга кердем. Өченче курста укыган чакта Интернетта татарча җырларга юлыктым. “Аерылмагыз” дигән җыр бигрәк тә ошады. Татар музыкасы белән япон музыкасы арасында ниндидер охшашлык барлыгын тойдым. Мин татарча җырларны кат-кат тыңладым һәм татар теленең нинди тел икәнен беләсем килде. Шуннан Интернет аркылы татар телен өйрәнә башладым. Алфавитын, орфографиясен ныклап өйрәнгәч, Интернет аша татар дусларым белән кириллицада языша башладым. Татарча укырга һәм язарга өйрәнү бик авыр булмады. Чөнки мин төрек телен беләм бит. Гомумән, төрки телләр грамматикасы ягыннан япон теленә охшаш.
– Казан нинди тәэсир калдырды?
– Сентябрь азагы иде. Бу – минем чит илгә беренче сәяхәтем. Япониядә Татарстан турында гына түгел, Россия турында да бик белмиләр. Ул негатив та, позитив та хисләр тудырмый, ниндидер аңлаешсыз ил булып кала иде. Ә Казанга килгәч, миңа күргән һәр нәрсә кызыклы булды. Аралашудан бигрәк, татар милләтенең тарихы, кухнясы белән танышу җае да чыкты. Татар халкы кунакчыл булып истә калды. Казан Кремлендә, Бауман урамында озаклап йөрдем һәм... монда яшәү өчен рус телен белергә кирәк икәнен аңладым.
– Татар кухнясы дигәннән, син Япониягә кайткач, чәкчәк пешереп, гаиләңне сыйлагансың икән. Бу ризыкны әзерләргә кем өйрәтте?
– Беркем дә өйрәтмәде. Әлеге дә баягы Интернетта рецепт укып, сеңлем белән пешереп карарга булдым. Чөнки Казанда ашаган чәкчәк бик ошаган иде. Без аны кытай балы белән ясап карадык. Ул бик килеп чыкмады. Кытай балы арзан, ләкин сыйфаты бик югары түгел. Япониядә бал популяр, әмма япон балы кыйммәт бәядән сатыла.
– Гаиләгез белән таныштырсаң иде.
– Без гаиләдә биш кеше: әти-әнием, ике сеңлем һәм мин. Әтием журналист, мәгълүмат агентлыгында хәбәрләрне япончадан инглизчәгә һәм инглизчәдән япончага тәрҗемә итә. Әнием – хуҗабикә, сеңелләрем – студентлар. Без Токио шәһәрендә яшибез. Әбием белән бабам авылда көн күрә. Сүз уңаеннан, бездә дә авылларда күпчелек картлар яши. Яшьләр шәһәргә китеп урнаша, шунда укый, эшли, төпләнеп кала.
– Юто, Япониядә яшәүче татарлар белән аралашасыңмы?
– Япониядә, аз булса да, татарлар бар. Алар – революция вакытында күченеп килгән татарларның оныклары. Татарларның күбесе 1950 елда башка илләргә күченеп киткән, бик азы гына биредә калган. Татарлар бердәм, Токио мәчетендә чаралар оештыралар. Шундый чараларның берсендә мин дә катнаштым. Араларында туган телләрен онытмаганнары да, татарча сөйләшә алмаганнары да бар иде.
– Үзеңне ниндидер сынауга әзерлим дигән идең бугай.
– Чын салкын кышны күрәсем килә. Аның өчен Татарстанда бер-ике ел яшәп карар идем. Климатның үзгәрүе минем өчен авыр булачак. Көз аенда да һава торышының начар булуы кәефкә тәэсир иткән иде. Бүген мин татар телен тагын да камилләштерү белән шөгыльләнәм, рус телен дә өйрәнә башладым. Әмма русчаны үзләштерү минем өчен бик авыр.
Чыганак: http://vatantat.ru