Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бердәм дәүләт имтиханнарының тыныч кына узганы юк. Елның-елында берәр “чп” килеп чыгып тора. Киләсе елдан нәкъ шул мәсьәләгә игътибарны юнәлтмәкче булалар. Кагыйдә бозучыларга карата җәзалар катгыйланачак.
– БДИны оештыручыларның җаваплылыгын арттырырга кирәк. Бу бигрәк тә имтихан барышында ярдәм итү, вакытыннан алда биремнәрне ачу, аларны Интернетка урнаштыруга кагыла, – ди Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов.
Узган ел белән чагыштырганда, быел имтиханда 1,5 меңгә якын, ягъни ике тапкыр күбрәк кисәтү ясалган. Меңгә якын кеше административ, 408 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган, аеруча тупас тәртип бозучы 5 кешегә җинаять җәзасы бирелгән. БДИны оештыручылар алдауның яңа юлларын табып торалар. Имтихан материалларын саткан өчен Карачай-Черкес республикасының мәгариф министры кулга алынды, имтихан тәмамлангач, укучыларны бланклар тутырырга чакырган төбәкара мәгълүмат эшкәртү үзәге директоры да җавапка тартылды. Имтихан эшләрен 85 баллга кадәр арттырып кую очраклары бар. Чөнки Рособрнадзор аннан югары баллык эшләрне генә кабат тикшерә. “С” өлешен тикшергәндә белгечләр балларны арттырып куя. Әти-әниләр белән алдан ук сөйләшеп кую галәмәте бу. Шул ук вакытта башка балаларның балларын киметәләр. Монысы инде баллар артык югары булмасын, бәйләнергә урын калмасын өчен эшләнә. Кырын эшләр һәр төбәктә дә бар.
Телдән биремнәр санын арттырырга, сынауны шул елны ук бирергә, аттестатны хәтта “2ле” алучыларга да тапшырырга. РФ Дәүләт Думасы депутатлары шундый тәкъдим белән чыкты.
– БДИ – аттестациянең иң начар формасы, әмма берәү дә аннан яхшыракны тәкъдим итми. Шуңа күрә кимчелекләрне бетерү турында уйларга кирәк, – ди Мәгариф комитеты рәисе Вячеслав Никонов. Аның фикеренчә, алдагы елларда өч фәннән мәҗбүри һәм шуның кадәр үк ирекле сынау кертергә, аттестатны исә имтиханда теләсә нинди балл җыйганнарга да бирергә кирәк. “Укучы математикадан 8 балл туплаган, ди. Нишләргә? Димәк, шундый кеше инде ул. Сынауның кәгазь вариантын бетерергә, ул укучыларда стресс тудыра”, – ди ул. Депутат Ирина Мануйлова, уку планындагы 16 фәннән дә укучыларның белемнәрен тикшерергә кирәк, ди. Әмма бу – барысыннан да БДИ бирү дигән сүз түгел. Әйтик, гуманитар фәннәрдән бердәм имтихан булырга мөмкин. Депутат телдән сөйләм өлешен киңәйтү һәм аны аудиоязма итеп тапшыруны хуплый. Соңгысы белгечләргә тикшертү өчен.
Педагогик тикшеренүләр институты укучылар өчен барлык фәннәрдән дә имтихан биремнәренең ачык банкын Интернетка чыгара башлады. Бу яхшырак әзерләнергә, сынауларда укучыларга әйбәтрәк хис итәргә, контроль-үлчәм материалларын сатып алуны киметүгә ярдәм итәчәк, диләр. 2014 елда бер төбәк укучылары эшләгән хезмәтләрне икенче төбәк педагоглары тикшерә башлаячак. Һәрбер сәгать поясына аерым биремнәр эшләнәчәк. Имтихан кабул итү пунктларының саны киметелеп, җәмәгать күзәтчеләренекен арттырачаклар. Укучыларны электрон капка аша кертергә дигән тәкъдимнәр дә бар. Кыскасы, имтиханда күчерүләргә юл куймаска җыеналар. Димәк, укучыларга бары тик үз белемнәренә генә таянырга кала.
Хәлегез ничек, унберенчеләр?
Бүген республика чыгарылыш укучылары БДИга ничек әзерләнә? Без шул хакта кызыксынырга булдык.
Гүзәл Инсапова, Баулы районы Кызылъяр мәктәбе укучысы:
– Имтиханга укытучыларыбыз әзерли. Гомумән, безнең авылда репетиторга йөрү юк. Өебез төрле китаплар белән тулды. Интернеттан төрле мәсьәләләр чишәбез. БДИ бик куркыта, аеруча рус әдәбияты өчен борчылам. Ләкин бер көнне куркып йөрсәм, икенчесендә үземне “Алла теләсә, барыбер бирәм!” – дип тынычландырам.
Зилә Сабитова, Арча районы Шушмабаш мәктәбе укучысы:
– БДИга әзерләнүнең нинди ысуллары бар, бөтенесен дә кулланам. Репетитор да, китаплар да, Интернет та читтә калмый. Химия, биология һәм рус әдәбиятыннан имтихан бирәчәкмен. Әлегә киләчәктә кем булачагымны әйтә алмыйм.
Римма Газизова, Яшел Үзән шәһәренең 9 нчы лицей укучысы:
– БДИга репетиторлар ярдәмендә әзерләнәм. Аларга коточкыч күп акча китә. Укытучылар да бушка әзерләргә теләмиләр, ә дәресләрдә алган белем белән генә ерак китеп булмый. Репетитор биргән белемнәрне ныгытам, төрле китаплар, Интернеттагы сайтлардан еш файдаланам. Физика һәм химия фәннәреннән имтихан сайладым. Инде ике ел буе әлеге фәннәрне тирәнтен өйрәнәм. Соңгы араларда рус теле укытучысы, иншаларны коры яза башладың, дип шелтәләде. Төгәл фәннәр белән шөгыльләнгәч, әдәби тел аксый башлаган, күрәсең. Әдәби китаплар укырга да өлгермим хәзер. БДИга әзерлек бик күп вакытны ала. Көне-төне тестлар эшлим, мәсьәләләр чишәм. Йокы өчен дә вакыт аз кала. Сыйныфташларым да, соңгы тапкыр кайчан юньләп йоклаганны хәтерләмибез, дип зарланалар.
Айнур Сабиров, Түбән Кама шәһәренең 2нче гимназия укучысы:
– БДИдан бер дә курыкмыйм. Үз белемнәремә ышанам. Биология һәм химия фәннәреннән имтихан сайлап алдым. Әлеге фәннәрдән һәм рус теленнән репетиторга йөрим. Хыялым – медицина институтына укырга керү.
Фәридә Бәдретдинова, Казан шәһәренең 7 нче гимназия укучысы:
– Бер генә минутымны да бушка үткәрмәскә тырышам. Атнага бер тапкыр БДИга әзерлек буенча КФУ оештырган махсус курсларга йөрим. Сайлаган һөнәремә карата күңелемдә ни өчендер шик туды. Әлегә мин уйланам...
Азат Әсәдуллин, Азнакай шәһәренең 5 нче мәктәп укучысы:
– Физикадан һәм математикадан репетиторга йөрим. Үзем дә әзерләнәм, ләкин әлегә материалны үзләштерү авыррак бирелә. Шуңа да карамастан, башны бәреп әзерләнгәнем юк әле. Җәмгыять белеменнән мәктәптә үткәрелгән консультациягә йөрим, аның файдасы да тими калмас. Китаплар укыйм, анда булмаган мәгълүматны Интернеттан карыйм. Күңелемдә билгесезлек тә, бераз гына курку да бар. Әмма әзерләнсәң, БДИны яхшы биреп чыгачагыңа шикләнмәсәң дә була.
Чыганак: http://vatantat.ru