Татар мәгарифе порталы
Сез монда
2013 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр математика укытучыларының республикакүләм “Россиядә математикадан белем бирү концепциясе: аның үсеш мәсьәләләре һәм киләчәге” форумын үткәрә. Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Республикасында математикадан белем бирү торышы һәм үсеше турында доклад ясый.
Форумда 450 делегат – ТРның математика укытучылары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре һәм идарә башлыклары, мәгълүмати-методик үзәкләрнең директорлары һәм башкалар катнаша.
Чарада катнашучылар ТРда математикадан белем бирүне үстерүнең көнүзәк мәсьәләләрен һәм Россиядә математик белем бирү концепциясен үстерүнең гомуми концепциясен тикшерә.
Моннан тыш, форум кысаларында Казанның унике мәктәбе – математик белем бирү үзәкләре эш тәҗрибәсе тәкъдим ителә. Катнашучылар ачык дәресләргә, “түгәрәк өстәл”ләргә һәм осталык классларына керә.
Форумның пленар утырышы 26 ноябрьдә Халыкара мәгълүмат үзәге актлар залында (Казан шәһәренең Универсиада авылындагы 35 нче йортында) уза. Пленар утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шулай ук Россиядә математик белем бирүне үстерү концепциясе авторы – Мәскәү дәүләт педагогика университеты ректоры Алексей Семенов һәм башкалар чыгыш ясый.
Форумны үткәрү мәйданнары:
1нче секция (Казан (Идел буе) федераль университетының IT лицее);
2нче секция (Вахитов һәм Идел буе районнары):
“19нче гимназия” миниципаль автоном белем бирү учреждениесе;
“83нче лицей” муниципаль бюджеттагы белем бирү учреждениесе (МББУ);
“Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей” гомумбелем бирү мәктәп-интернаты;
3нче секция (Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары):
“177нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомумбелем мәктәбе” МББУсе;
“9нчы инглиз телен тирәнтен өйрәнүче урта гомумбелем мәктәбе” МББУсе;
“7нче гимназия” МББУсе.
“4нче секция (Мәскәү һәм Киров районнары):
“М.С.Устинова исемендәге 102нче гимназия” МББУсе;
“122нче гимназия” МББУсе
Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Ш.Мәрҗани исемндәге 2 нче татар гимназиясе” МББУсе.
5нче секция (Совет районы):
“178нче белем бирү үзәге” МББУсе;
“8нче гимназия” МББУсе.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat