Татар мәгарифе порталы
Сез монда
6 декабрьдә кабатланмас талант иясе, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы, Татарстан Республикасы халык артисткасы Исламия Мәхмүтова үзенең гомер бәйрәме - 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Кичә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында уза.
Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова менә 50 ел инде тамашачыларны сокландырып, моңландырып, рухландырып яши. Ул үз тамашачылары күңеленә ачкыч тапкан, меңләгән йөрәкләрне сөендергән, шатландырган олы сәхнә остасы.
Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстанның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, сәхнәгә гашыйк кыз 1963 елда Казанга килә һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына (элеккеге Татар дәүләт республика күчмә театры) эшкә урнаша.
Исламия Мәхмүтова 50 ел эчендә йөзгә якын төрле пландагы образлар иҗат итте. Болар - шат күңелле Смеральдина һәм җитди Беатриче (К.Гальдониның “Ике хуҗаның хезмәтчесе”), байлык дип авыз суын корыткан Гөлбану (Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ы), тыйнак Мария (М.Сторожеваның “Гөнаһлы хатын”ы), күпбалалы ана Шамилә (Т.Миңнуллинның “Без бит авыл малае”), Беатриче (В.Шекспирның “Гаугалы мәхәббәт”е), Шамсекамәр (М.Әблиевнең “Шәмсекамәр”е) һәм башкалар. Ә менә Ясминә (И.Юзеевнең “Кыр казлары артыннан”), Койтымбикә (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур”), Ана (Ш.Хөсәеновның “Әниемнең ак күлмәге”) һәм Кураж ана (Б.Брехтның “Кураж ана һәм аның балалары”) кебек эчке яктан тирән, үтә бер төгәллек белән тудырылган образлары — Татарстанның халык артисткасы, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Исламия Мәхмүтованы иҗат биеклегенә күтәреп, аны киң диапозонлы һәм тулы канлы, үзенчәлекле һәм профессиональ яктан югары дәрәҗәдә камил булган артистка итеп танытты, , дип хәбәр итәләр театрдан.
Исламия Мәхмүтова — киңкырлы талант иясе. Ул үзен режиссерлык өлкәсендә дә, драматургия өлкәсендә дә уңышлы сынаган артистка. Хәзерге вакытта театр сәхнәсендә аның “Мәхәббәт чишмәсе” һәм “Күрәсем килгән иде...” спектакльләре зур уңыш белән бара.
Илле ел дәверендә Исламия Мәхмүтова театр белән берлектә Россиянең бик күп төбәкләрендә гастрольләрдә дә булды. Аның иҗатына гашыйк тамашачылар Татарстанда гына түгел, Караганда, Ташкент, Бохара, Алма-Ата, Сәмәрканд, Бишкәк, Сургут, Нижневартовск, Томск, Ижевск, Уфа, Мәскәү кебек шәһәрләрдә дә бихисап.
Аның турында халык язучысы Гариф Ахунов: “Исламия Мәхмүтованың чыгышын күзәткәндә - драмтеатр сәхнәсендәме ул яки эстрададамы - сәнгатьнең аның өчен һәрвакыт олы шатлык икәнлегенә торган саен ныграк төшенә барасың”, - дип язып калдырган.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru